Көмеш кыңгырау

Кыршау белән уеннар

Балаларга хәрәкәтле уеннар бик ошый. Алар сәламәтлек өчен дә файдалы. Әйдәгез, кыршау (обруч) белән нинди уеннар уйнап булганын карап китик.

1.  Кыршауларны түгәрәктә тәгәрәтү (таяксыз гына). Алып баручы, түгәрәк уртасына баскан хәлдә, балаларга таба кыршау тәгәрәтә. Балалар, чиратлап, кыршауны кире алып баручыга таба тәгәрәтәләр.

Зуррак балалар белән уйнаганда, уенны катлауландыру өчен, бер-бер артлы ике кыршауны тәгәрәтергә мөмкин.

2.  Кыршауны дустыңа бир! Балалар ике төркемгә бүленә­ләр, арада зур гына буш урын калдырып, кара-каршы басалар. Бер төркем балалар кулында - кыршаулар. Алып баручының «бер, ике, өч» диюенә яки башка берәр сигнал бирүенә, балалар кулларындагы кыршауларны үзләренә каршы баскан балалар­га тәгәрәтәләр. Уен шул рәвештә берничә тапкыр кабатлана.

3.  Кыршауларны алмашу. Бу уен югарыда күрсәтелгән уен шикелле үк үткәрелә, тик монда уенга катнашучыларның һәрберсенә кыршау бирелә, һәм һәр бала үзенең каршысындагы балага (парына) тәгәрәтә. Кара-каршы баскан ике бала бер үк вакытта кыршауларын бер-берсенә тәгәрәтәләр. Кыршау­лар каршы килеп бәрелмәсеннәр өчен, һәр бала үз кулындагы кыршауны уң кулы белән тәгәрәтә.

4.  Кыршауны кем ераграк тәгәрәтер?

Уенга катнашучылар барысы да бер сызык өстенә басалар һәм, алып баручы сигнал бирүгә, кулларындагы кыршауларны тәгәрәтәләр. Кемнең кыршавы ераграк тәгәрәсә, шул җиңүче була.

5.  Куышып узышу. Ике станция билгеләнә. Алып баручы сиг­налы буенча, бу станциядән велосипедлар (кыршау тәгәрәтүче балалар) чыгалар һәм, куышып, тизрәк икенче станциягә җитәргә тырышалар. Бу куышу 2-3 бала һәм шулай ук 10-12 бала арасында да булуы мөмкин. Шул ук уенны уйнаучылар­ны бер рәткә (шеренгага) тезеп тә үткәрергә мөмкин.

6.  Тимер юл. Озын туры сызык сызыла, бу - тимер юл. Бу юлдан «поездлар» йөри. Тәгәрәтеп җибәрелгән кыршау шушы сызыктан гына барырга тиеш була. Сызыктан читкә чыккан кыршау «ремонтка» бирелә - юлдан кире кайтарыла.

Берникадәр вакыттан соң балалар кыршауны туры сызык буенча тәгәрәтә белә башлыйлар, уенны катлауландыру өчен, сызыкны борылмалы итеп сызарга һәм аннан соң түгәрәк сы­зык буйлап тәгәрәтүне дә бирергә мөмкин була.

7.  Тапшырган эшне үтәү. Бу уенны бик күптөрле итеп үткәрү мөмкин. Мәсәлән, кыршауны такта өстеннән тәгәрәтеп барганда флаг алу, хат салу һ. б.

8.  Юлда барганда шалтырат! Уенга катнашучы балалар­ның һәрберсе җиргә сызылган түгәрәккә бер-берсеннән 1 метр чамасы ераклыкта ара калдырып басалар. Алда, 2-3 метр чамасы ераклыкта, бауга тагылган кыңгырау була. Кыршау­ны тәгәрәтеп баручы һәр бала, бу бау астыннан үткәндә, кулы белән бауга тотынып, кыңгырауны шалтыратып үтә. Бу шалтырату артта баскан балага кыршавын тәгәрәтә баш­ларга мөмкинлекне белдергән сигнал була - балалар, бер-бер артлы кыршауларын тәгәрәтеп, кыңгыраулы бау астыннан чыгалар.

9.  Кыршау әйләндерү. Балаларга эчләренә төрле төстәге тасмалар тагылган матур кыршаулар бирелә. Кыршау эченә тарттырылган тасмаларга вак кыңгыраулар, шалтыравыклар тагылса, бигрәк тә яхшы.

Уенга катнашучы барлык балалар зур түгәрәккә басалар да кыршауларын җиргә бастырып куялар. Алып баручы сигнал бирүгә, барлык бала да бергә кыршауларны бөтереп әйләнде­реп җибәрәләр, үзләре баскан җирләрендә калалар. Кемнең кыршавы озак әйләнеп иң соңыннан ауса, шул бала җиңүче була һәм, уенны яңадан кабатлаганда, сигнал бирүче була.

Уенны башлап җибәргәнче, алып баручы балаларга кыршауны бөтерчек шикелле әйләндереп күрсәтә.

Икенче вариант. Югарыда күрсәтелгәнчә бизәкләнгән бер зур кыршау алына. Балалар түгәрәкләнеп басалар, ә алып баручы, кыршауны тоткан хәлдә, түгәрәк уртасына баса. Ул кыршауны бөтерчек шикелле әйләндереп җибәрә һәм бер үк вакытта түгәрәккә баскан балалардан берсенең исемен әйтә. Чакырылган бала түгәрәкне йөгереп әйләнә һәм, йөгерүдән туктап, кыршауны ауганчы тотып ала. Әгәр тотып өлгерсә, уенны кабатлаганда, бу бала йөртүче итеп үзе теләгән баланы сайлый. Әгәр бала кыршау ауганчы тотып өлгермәсә, яңадан үз урынына барып баса, алып баручы икенче баланы түгәрәктән үзе чакырып чыгара.

Сүз байлыгын үстерә торган туплы уеннар

Кышкы уеннар

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: