Көмеш кыңгырау

Хәрәкәтле татар халык уеннары

Татар халкының бик күп уеннары бар. Менә шулар арасыннан җырлы-биюле берничәсен уйнап карарга тәкъдим итәбез.

«Чума үрдәк, чума каз»

 

Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезеләләр дә, парлашып, кулга-кул тотыналар.  Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

 ... үзенә иптәш эзли,

 Белмим кемне ярата шул, ярата.

 ...не ярата шул, ярата.

Уйнаучылар җыр ритмына туры китереп, кулларын хәрәкәтләндереп торалар. Ялгыз бала, рәт арасыннан узып үзенә бер иптәш сайлый һәм аны җитәкләп ахырга барып баса.  Үз парыннан аерылган уйнаучы исә рәт башына китә. Җыр яңадан башлангач, ул да үзенә шул тәртиптә иптәш сайлый.

Уен шулай дәвам итә.

 

«Миңлебай» уены

 

Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, җыр җырлап әйләнәләр.

 

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай.

 

Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай.

 

Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана. Кабатлый алмаган кеше уртага чыгып Миңлебай була.

 

 «Су анасы»

 

Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала “су анасы” итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра.

Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора –

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар. Су анасы урыныннан тора, бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы су анасы була. Дөрес әйтмәсә, су анасы кире үз урынына утыра.

 

«Түбәтәй»

 

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлыйлар, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең.

Туп-туп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

 Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә.

 

 «Ак калач»

 

Балалар,  кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлыйлар, калачның ничек пешүен, җәелүен кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр.

Булатның туган көненә

Без пешердек  ак калач;

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы,

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне алып кач!

Ул үз  урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла. Шулай дәвам итә.

 

 «Без-без, без идек»

 

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май каптык,

Кап та коп, кара, Якуб,

Тимер туп,

Авызыңны ач та йом!

М-м-м...

Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары берюлы  авызларын йомып, җиңелчә күңелле төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга һәм җәза үтәргә тиеш була.

 

 «Нардуган»

        

Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, шушы нардуган җырын җырлап әйләнәләр. Ул үзенә бер көйгә җырлана.

Син уртада, без кырыйда,  

Әйләнәбез, нардуган,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

 Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиеш. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала аны үз урынына чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.

 

«Буяу сатыш»

 

 Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында “буяу сатучы” һәм “буяу алучы” билгеләнә. Калганннар “буяулар” булып тезелеп утыралар. “Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга.

“Буяу алучы” килә:

-Дөбер-дөбер.

-Кем бар?

-Миңа буяу кирәк иде.

-Нинди?

-Ак.

Йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, “буяу сатучы” “буяу алучы” га килә: “Син минем буяуларымны бир”. “Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син аларның киемендәге сәдәф төсен белергә тиешсең. Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы “буяу” ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, “буяу алучы” аларны биреп җибәрә.

 

«Тотам тотышлы»

 

3 уенчы катнаша. Уенчылар чиратлашып уклауны куллары белән учлап астан–өскә тоталар иң өскә чыккан уенчы җәза ала.

 

«Әйт, күгәрчен»

 

Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә,

Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).

 

Әйт, күгәрчен, син генә,

Куяннар ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай йөри.

(Куян кебек сикереп йөриләр).

 

 

Әйт, күгәрчен, син генә,

Үрдәкләр ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

(Як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).

 

«Парлашу»

 

 Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Физкультура дәресен искә төшереп 1, 2 дип санап чыгалар. Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка биеп китәләр. Көй туктауга парлашып әйләнергә кирәк.

 

«Әтәчле»

 

Идәндә түгәрәк сызылган. Ике уенчы шул түгәрәккә кереп, бер кулын артка куеп, икенче кулы белән тездән бөгелгән аякларын тотып, бер-берсеннән читтәрәк басалар. Сыңар аякта сикергәләп, җилкә белән этеп бер-берсен түгәрәктән чыгара алган уенчы җиңүче була.

 

«Яулык салыш»

 

Бу уенда 20ләп уенчы катнаша ала. Балалар түгәрәктә. Көй башлануга яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга, яулык кемдә кала, шул җәза ала.

 

«Яулык бәйләшле»

 

 Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны башына яба, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә, уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы уеннан чыга.

 

«Исеме кем»

 

(2 уенчы катнаша) Уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган кәгазь беркетелә. Бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга тиеш. Биеп йөри-йөри, кем тизрәк язуны күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).

 

«Урындыклар»

 

Уртага түгәрәкләп урындыклар тезелә. Урындыклар саны уенчылар саныннан бергә ким алына. Көй башлануга катнашучылар урындыклар тирәли бииләр. Көй туктауга алар урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган кеше уеннан чыгарыла.

  

«Кем җитезрәк»

 

Ике егет чыга. Ике кызның күзе бәйләнелә. Бәйләнгән күз белән кызлар егетләргә алъяпкыч кигезергә, яулык яптырырга тиешләр. Соңга калып тәмамлаганы җәза ала.

 

«Йозаклы»

 

Ике уенчы кулга-кул тотышып “йозак ясап” басалар. Куллары өскәрәк күтәрелеп тора.

Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы биек “йозак” аша үтәләр, көй туктауга «йозак» төшә. Йозак эчендә калган уенчы уеннан чыга, яисә җәза ала.

 

«Кәрия-Зәкәрия»

 

Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

 

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

 

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия-Зәкәрия, кеммая,

Кәрия-Зәкәрия, кеммая,

Кәри кемма, Зәкәр кемма,

Зәкәрия кеммая.

 

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

 

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б.

 

«Тукмаклы»

 

Уенчылар түгәрәк ясап басалар, уртага бер уенчы баса һәм тукмакны бөтереп җибәрә. Тукмак сабы кемгә күрсәтә, шул уенчы уеннан чыга.

 

«Урманга бару»

 

Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч лирик көй тыңлана. Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар:

Тиз-тиз итеп савытыма

Эре җиләкләр җыям.

Аларны йә киптерәм,

Йә татлы каклар коям.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк микән?

Соңгы юлны әйтүгә, “аю” белән “бүре” килеп чыга да балаларны куа башлый.

  

«Әйдә танышабыз»

 

Уйнаучылар ике түгәрәк булып кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.

 

«Утраулар»

 

Идәндә уенчылар саныннан бергә кимрәк итеп кәгазьләр таратыла. Көй башлануга уенчылар биеп йөриләр, ә көй туктауга “утрау”ларга басып калырга тиешләр. “Утрау”га басып өлгермәгән уенчы, уеннан чыга. Уен барышында “утраулар (кәгазьләр) алына бара, бер уенчы калганчы уен дәвам итә.

   

«Яшерәм яулык»

 

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

 

Сүзләрне әйткәндә бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

  

«Капкалы»

 

10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар. Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: