Юл математикасы
Математика фәне аша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп караганыгыз бармы, дуслар? Ике куян койрыгын берьюлы тоту, дип атала ул. Әйдәгез, башны эшләтеп карыйк әле.
1нче мәсьәлә.
Биш бала машина юлында уйнаган. Шуларның өчесе өйләренә кайтып киткән. Калганнар юлда уйнап калган. Ничә бала дөрес эшләгән?
2нче мәсьәлә.
Мәктәптән ике малай һәм өч кыз чыккан. Алар җәяүлеләр кичүенә килеп җиткәч, яшел ут күз кыса башлаган. Малайлар тиз генә юл аша йөгереп чыкканнар. Кызлар киләсе яшел сигналны көтеп калганнар. Ничә бала юл аша дөрес чыккан?
3нче мәсьәлә.
Өч малай шәһәр урамнары буйлап велосипедта йөрергә чыккан. Аларның берсенә – 13 яшь, калганнарына – 15 яшь. Ничә малай дөрес эшләгән?
4нче мәсьәлә.
Автобустан тугыз кеше төшкән. Шуларның дүртесе җәяүле кичүенә килгән. Өчесе автобусны алдан урап узган. Икесе тукталышта калган. Ничә кеше дөрес эшләгән?
Җаваплар.
1. Берсе дә дөрес эшләмәгән. Машина юлында уйнарга ярамый.
2. Өч кыз. Яшел ут күз кыса икән, димәк, ул кисәтә – тиздән сары ут, аннары кызыл ут яна башлый. Иң хәвефсезе – киләсе яшел сигналны көтәргә кирәк. Юл аша йөгереп чыгу да куркыныч.
3. Ике малай. Урам буйлап велосипедта 14 яшьтән генә йөрергә ярый.
4. Ике кеше. Иң дөресе – автобусның тукталыштан киткәнен көтәргә һәм шуннан соң гына юл аша чыгарга кирәк.
Рәсем Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев