Көмеш кыңгырау

Физкультминут өчен шәп күнегү!

Татар теле дәресендә «физкультминут» ясап, «очучы антонимнар» уены уйнап алганыгыз юкмы? Кызык ул!

Татар теле дәресендә «физкультминутка» ясап, «очучы антонимнар» уены уйнап алганыгыз юкмы? Кызык ул! Моның өчен түгәрәкләнеп басабыз, беребез волейбол тубы ала. Һәм нинди дә булса сыйфат-сүз әйтеп, тупны иптәшебезгә төбәп атабыз.

– Кәрим, тирән!

Кәрим тупны алганда «тирән»нең антонимын атарга тиеш:

– Сай!

Аннары инде ул үзе нинди дә булса сыйфат уйлап таба:

– Миләүшә, караңгы!

Миләүшә тупны тотып алганда инде караңгы сүзенең антонимын эзләп табарга тиеш була.

– Якты!

Антоним уйлап таба алмаган кеше уеннан чыга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: