Дәвамлы табышмаклар
Табышмаклар галәмендә.
* * *
Көзгә керде куаклыклар —
Тәлгәшләргә бай алан!
Әнә, кызыл алка тагып,
Елмая сылу б....
* * *
Кети-кети уйнаткалый
Бармакларын — күр әле!
Урман сарыгы димәгез:
Бик үчле ул — ш.....
* * *
Гүя Җир-ананың күзе —
Анда шулкадәр тоем!
Шифалы су, пакъ моң белән
Мөлдерәмә тулы к...
* * *
Орлыкларын ипләп чәчсәң —
Кызгылт казык җир тишәр:
Куяннарга гына түгел,
Безгә дә кирәк к....
(Балан, шүрәле, коем, кишер)
* * *
Серле сөт эчендә торам,
Сөте дә — гел пар сыман.
Болыннарны урый-урый,
Уза иртәнге т....
* * *
Җиз батыркай безне көтә,
Түтәлгә ятып чалкан:
Бик тә сусыл,
бик тә тәмле
Ошбу яшелчә — ш.....
* * *
Ике таҗлы сихри чәчкә -
Илаһи җанлы бүләк!
Күңелләргә тылсым сибә
Очып үткән к......
* * *
Йөрәк тибешен кабатлый,
Гүя кайтаваз — елау:
Яз үткәндә
бик ямансу
Була икән т.......
(Томан, шалкан, күбәләк,
тамчылау)
* * *
Яфракларга ясин укып,
Җилгә боера: — Син өз!
Сагыш кәфенлеген тукып
— Мәңгелеккә килә к...
* * *
«Ау-у!» — дисәң, «У!..»- гына ди.
«Кул!» — дисәң, үртәли: «Ул...»
«Саз!» — дисәң, үртәли: «Аз!..» —
Шаян дускай к.......
* * *
Яшь айдай нәзек булса да,
Үләнне йөри турап,
Иген кырына да чыга
Тынгысыз тимер у...
* * *
Тешләрен ырҗайтып ята —
Аңа басам дип торма!
Басканның башына бәрә,
Ялгышкан өчен т....
( Көз, кайтаваз, урак, тырма)
* * *
Камышлар белән камалган
Алыптай зур зәңгәр Нуль —
Балыклар да белә моның
Нәрсә икәнен: бу — к...
* * *
Түм-түгәрәк булып үсә,
Йөзләре гүя табак.
Җир шарына да охшаган
Көзге бакчада к....
* * *
Меңләгән яшел энәле
Күлмәктә, безгә карап
Торадыр ул
ямьле генә:
Тәүге исеме — н....
* * *
Бер дустым бар —
ут тоткандай
Бик җитез, шаян, хиси:
Кичәге көнен тоткандай,
Үз койрыгын тота п...
(Күл, кабак, нарат, песи)
* * *
Аның берлән
олтан салсаң —
Карда кала матур эз.
Үзе бер генә булса да,
Горур атала ул — б...
* * *
Аны кулга тоту белән,
Ашлар ашарга ашык!
Бик тә җайлы,
бик тә кирәк:
Аның исеме — к....
* * *
Бер сөенеп, бер көенеп,
Карыйсыз йөзегезгә:
Таныйсызмы?
Каршыгызда
Тылсымчы түгел — к....
* * *
Күлдә патшадай йөрүче,
Балыкларның үз бүресе.
Кыяфәте дә — солтан!
Кем соң ул,
дуслар? — ч.....
(Без, кашык, көзге, чуртан)
* * *
Бөтен дөнья — ак учактай:
Дөрли кыр, дөрли урам.
Дөрләсә дә, мөхит — якты!
Учакның исеме — б....
* * *
Тәмләп ашагач ашын,
Кешнәп
болгыйдыр башын.
Аны тану бик ансат:
Арбаны тарта кем? — а...
* * *
Тавыкны төштә йөдәтә
Шуны күрү нибары.
Кырда — яшел,
өйдә — сары:
Нәрсә ул, дустым? — т...
* * *
Бу асыл кошлар турында
Йөзләгән җыр җырлана.
Җылы яктан өчпочмактай
Очып кайта т.......
* * *
Вакытны гел барлап тора:
Көне дә, ае да бар!
Аңа карап, планнар корам,
Чөнки ул бит к........
(Буран, ат, тары, торналар,
календарь)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев