Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Балачак илендә (табышмаклар)

Галимҗан абый Гыйльманов табышмаклары.

Яраткан җимеше

һәрбер кешенең.

Өзеп бирәм дисәң,

Әйтмә исемен.

(Алма)

*   *   *

Авызыңа каба алсаң,

Ашый күрмә үзәген.

Менә нинди хикмәтле ул —

Үзе җимеш, үзе гөл!

(Гөлҗимеш)

*    *   *

Тавыш-тыны юк,

Көн-төн йоклый ул.

Шулай да өйне

Әйбәт саклый ул.

(Йозак)

*    #   *

Җирдә бер нәрсә дә

Аңа һич тиң түгел.

Очы-ахырына

Җитү мөмкин түгел.

(Юл)

Үләндә ул чәчәк кебек,

Өзим дисәң тоттырмый.

Шундый тере, шундый уйнак,

Бер минут та тик тормый.

(Күбәләк)

*   *   #

Йөз-битләре җыерчыклы,

Телләре хәйран булыр.

Кычкыртып уйнап җибәрсә,

Шунда ук бәйрәм булыр.

(Гармун)

4   #   #

Ул кошларны алма диеп,

Кешеләр еш алданалар.

Кешеләрне яратканга,

Салкын кышта калган алар.

(Песнәкләр)

*   *   *

Өрә-китә, өреп йөри,

Болытларга кереп йөри.

Күк катына менеп җитеп,

Йолдызларны күреп йөри.

(Ракета)

Ачуын чыгарыйм дисәң,

Кызыл төс белән үртә.

Каз да, тавык та түгел ул,

Аның исеме ....

(Күркә)

*   #   *

Иң яратканы — солы,

Йөргән җирләре — болын.

Үскәч, исемен үзгәртә,

Бала чагында — ... .

(Колын)

*   *   *

Очып уйный!

Ул кош та,

Яфрак та, кар да түгел.

Газиз анасы — хыял,

Туган нигезе — күңел.

(Уй)

*   *   #

Йомры — йомгак түгел,

Түгәрәк — коймак түгел.

Сикерә ул тып та тып,

Булмый гына туктатып.

(Туп)

Йомгак тәгәри әнә,

Бөтен җирендә энә.

Энәсе меңгә тулмый,

Тулса да саплап булмый.

(Керпе)

*    *   *

Ике елга ярын

Бәйли ипле генә.

Ишарәләп тора

«Р»ның күплегенә.

(Күпер)

*    #   *

Йә, кем генә белми

Күпернең баласын?

Исемен белмим... әйтсәм,

Тукталып каласың.

(Басма)

***

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев