Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Ат ни­чек йө­ри

Ләй­лә бер­ва­кыт...

Кеч­ке­нә Ләй­лә шах­мат уй­нар­га өй­рә­нә. Әти­се бик ты­ры­шып-ты­ры­шып өй­рә­тә ин­де. Со­рау­лар би­реп, тик­ше­реп тә ала.

– Я, кы­зым, әйт әле, ат ни­чек йө­ри?

– Хы, шу­ны да бел­мәс­кә! Ты­гы­дык-ты­гы­дык, ты­гы­дык-ты­гы­дык итеп йө­ри! – дип җа­вап­лый Ләй­лә. 

***

Әни­се Ләй­лә­дән со­рый:

– Ни­чек уй­лый­сың, кы­зым, ба­лык­лар ниш­ләп сөй­ләш­ми­ләр икән?

– Ак­ва­риум­га ба­шым­ны ты­гып со­рыйм­мы ин­де, әни?

***

 

Ләй­лә дәү ге­нә эт яны­на йө­ге­реп ба­ра да кой­ры­гын­нан сый­пый баш­лый. Әни­се ко­ты очып:

– Ниш­ли­сең син? Теш­ли бит хә­зер! – дип кыч­кы­ра.

– Ку­рык­ма, әни, алар бу баш­тан теш­лә­ми­ләр, – ди кыз.

***

Ләй­лә дус­ты­на сөй­ли:

– Без­нең эт­нең кур­как­лы­гын бел­сәң! Бе­рәр­се ки­лү бе­лән ди­ван ас­ты­на ке­реп ка­ча.

– Кер­сә ке­рә ин­де.

– Әйе ди ме­нә! Икәү бер­гә сый­мый­быз бит без ан­да!

***

Ир­тә бе­лән Са­мат яр бу­ен­да ба­лык то­тып уты­ра. Ко­е­ныр­га исәп­ләп кил­гән Азат:

– Су ни­чек, җы­лы­мы? – дип со­рый.

– Шәп!– ди Са­мат. – Ба­лык­лар­ның бө­тен­ләй су­дан чы­га­сы­ла­ры кил­ми!

***

Фа­тир­га ка­рак ке­рә.

– Ә Ке­ша кү­реп то­ра, – дип кыч­кы­ра по­пу­гай.

Ка­рак по­пу­гай­ның чит­ле­ген то­ма­лап куя.

– Ә Ке­ша мин тү­гел. Ке­ша – буль­дог!

***

Ял бүлмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәзәкләр татарча мәзәкләр балалар турында мәзәкләр