Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Синең биш асылың

Акмулла язган бу шигырь һәр заман өчен актуаль.

Кеше өчен иң әүвәле - намус, дигән,

Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул - явыз, дигән.

 

Икенче иң кыйммәтлесе — гакыл, дигән.

Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.

Гакылсызда намус та юк, иман да юк,

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

 

Өченче иң кыйммәтлесе - әдәп, дигән,

Әдәп-көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән:

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,

Кеше исеме күтәрүе гөнаһ дигән.

 

Дүртенче иң кыйммәтлесе – күңел, дигән,

Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән,

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.

 

Бишенче иң кыйммәтлесе – сабыр, дигән.

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Акмулла  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев