Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Пошмаслар

Гиперактив балалар турында һәркем белә. Ә менә гипоактивлар (пошмас) шау-шулы яшьтәшләре күләгәсендә күзгә чалынмый.

Укытучылары алар дәрестә кушылган биремнәрне эшләргә өлгерми дип зарлана, яшьтәшләре «тормоз», «йокы» дип кушамат тага, бала үз әкренлеген күңелендә бик авыр кичерә.

«Гипоактивлык - минималь ми дисфункциясенең бер чагылышы. Сирәк очрый һәм диагноз кую җиңел түгел, - ди Владимир Бехтерев исемендәге республика клиник психиатрия хастаханәсендә балалар бүлеге мөдире, табибә-психиатр Елена Мирскова.

- Баланың пошмаслыгы аның холык-фигыле, флегматик темпераментының чагылышы да булырга мөмкин. Невролог, психиатр, нейропсихолог кебек белгечләр белән киңәшләшү зарур. Пошмас  бала биләүдә ятканда, гадәттә, әти-әниләре сөенеп туймый. Ник дигәндә, ул көйсезләнми, ашый да йоклый. Тик балалар бакчасына, бигрәк тә мәктәпкә киткәч, әти-әниләр аның әкренлегенә, йөргән көйгә «йоклавына» борчыла башлый. Ул аз сөйләшә, үпкәләми, ачуланмый. Укуда иптәшләреннән калышырга мөмкин, өйдә кушылган биремнәрне дөрес эшләсә дә, дәрестә  каушап, хаталар җибәрә. «Күпме көтәргә була», «Кыймылда инде», дип сабырлыкны җуеп җикеренү уңай нәтиҗә бирми. Бала эченә йомыла, үз-үзенә  ышанычы бетә, тагын да әкренрәккә әйләнә».

«Мәктәпкә бирергә ашыкмагыз»

- Пошмас балага кычкырырга ярамый. Тыныч кына әйткән сүзегезгә кайтарып берни әйтмәсә дә, ул һәр сүзне йөрәге аша үткәрә.

 - Кан әйләнешен яхшырту өчен көндәлек контрастлы душ керүне гадәткә кертегез.

- Пошмаслар еш кына артык авырлыктан интегә. Аның көченнән килә торган спорт төрләре белән кызыксындырыгыз. Гаилә белән тимераякта, чаңгыда, велосипедта йөрү, бассейнга язылу, өйдә спорт почмагы ясау хуплана.

- Интеллектуаль һәм иҗади мөмкинлекләрне ача торган тыныч шөгыльләрне бергәләп сайлагыз: өстәл уеннары, бәйләү, чигү, оригами, кул эшләнмәләре һ.б.

 - Баланы мәктәпкә бирергә ашыкмагыз, 1нче сыйныфка 8 яшьтә баруы кулай санала.

Гаилә һәм мәктәп календареннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев