Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бишек җырлары

Салмак көйнең кеше күңеленә тынычландыргыч тәэсир итүен табиблар да, психологлар да таный.Җырның мондый сыйфатын электән үк белгәннәр.

Бишек җырлары сабый чакның якты истәлеге буларак күңел түрендә саклана. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри.
***
Әлли-бәлли итәргә
Ал бишеге бар аның,
Алдына алып йоклатырга
Үз әбкәсе бар аның.
Ал бишеге бар аның,
Гөл бишеге бар аның.
Өзгәләнеп сөяргә
Үз әнкәсе бар аның.

***
Әлли итәр бу бала,
Бәлли итәр бу бала,
Әткәсенә, әнкәсенә
Хезмәт итәр бу бала.
Үчтеки, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки,
Илдә — Җирдә бер булыр,
Бер дип әйткән ул булыр.

Бишек җыры
Габдулла Тукай шигыре, татар халык көе.

Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.

Йокла, углым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым,
Кичтән йокың кала да,
Еглап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем,
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син,
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!

Кызыма
М. Җәлил шигыре, Җ. Фәйзи көе.

Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем,
Йөрәгемдә кабынган
Шатлык җырым син минем.

Синең гомрең җыр булып
Яңрар бәхет илендә,
Йолдыз булып яңарсын
Син туган ил күгендә.

Таңнан торып, бакчада
Син уйнадың көнозын.
Аргансыңдыр, кил, кызым,
Йокла инде, йолдызым!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!
Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

Әлли-бәлли, былбылым
Г. Афзал шигыре. Р. Әхъярова көе.

Җилләр дә тынган инде,
Күлләрдә томан инде,
Син дә йокла, күз нурым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!

Күк тулы йолдыз гына,
Ай йөри ялгыз гына,
Син дә йокла, йолдызым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!

Бал-шикәрдән тәмлесең,
Күр төшеңнең тәмлесен,
Ак көмештәй ай нурым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!

Алсу нурлар йөгерсен,
Җилбер-җилбер җил өрсен,
Уятырмын: «Тор, кызым!»
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!

Ф.Ислам рәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев