Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Бала - үз киләчәгенең хуҗасы

Масару Ибуканың «3 яшьтән соң була» («После трех лет уже поздно») җыентыгы - Европада бала тәрбияләү серләренә өйрәткән популяр китаплардан.  

Масару Ибука сүзләренә караганда, 3 яшькә җиткәндә, баланың баш мие үсеше 70-80 процентка җитә икән. Сабый чакта барлык мәгълүматларны  да кабул итеп була. «Бала үсешендә геннар, нәселдәнлек түгел, ә укыту һәм  әйләнә-тирә мохит зуррак роль уйный, - дип яза ул. - Бөредән агач үсәме, әллә матур чәчәккә әвереләме ул - монысы үзегездән тора. Ягъни нинди  шартлар тудырудан һәм ничек итеп аны караудан...»

 Масару Ибука 1908 елда Япониянең сугыштан соң ташландык хәлгә китерелгән бер авылында дөньяга килә. Үсә төшкәч, ул инженер булырга карар  кыла. Радиоалгычлар төзәтә торган остаханә ачып җибәрүдән башланган  эшчәнлеге исеме бөтен дөньяга билгеле булган «SONI» фирмасына нигез салуга кадәр барып җитә. Эшкуар булуы өстенә, ул Японияне социаль кризистан чыгарырга хыялланган ватанпәрвәр буларак та билгеле. Масару Ибука ул чакта илдәге башбаштаксызлыкта мәгариф системасын гаепли.

 Шуннан Япониянең мәктәп программаларын җентекләп өйрәнергә керешә.  Һәм, тәрбиянең башлангычы сабый чакта ук формалаша, дигән нәтиҗәгә  килә. Аның үз баласы акылга зәгыйфь булып туа. Андый баланың җәмгыятькә яраклашуын күз алдына китерергә дә авыр, әмма әти кеше сер бирергә җыенмый. Язмыш аны күренекле япон табибы Шиничи Сузуки белән  очраштыра. «Үсеше артта калган балалар булмый, барысы да укыту ысу­лыннан тора», - дип кабатларга ярата табиб. Сузуки үзе скрипкада уйный,  балаларны да әлеге музыка уен коралында уйнарга өйрәтә. Масару Ибука  исә яшьли укытуның үз методикасын төзи. 1969 елда ул Япониянең яшьли  укыту ассоциациясен, соңрак «Сәләтлеләрне өйрәтү» оешмасын төзи. Аның  системасы илдә генә түгел, читтә дә бик тиз таныла. Масару Ибука исә 89  яшькә кадәр гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев