Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Тагын өй эшләре!

Ме­нә та­гын дә­рес әзер­ләр ва­кыт­лар җит­те.

Бер бик пунк­ту­аль ке­ше ир­тә­гә­ге көн­гә план тө­зе­гән­дә бе­рен­че пункт итеп: «То­рыр­га!» дип язып куя тор­ган бул­ган. Мон­да да шу­лай ук – иң мө­һи­ме – дә­рес әзер­ләр өчен өс­тәл ар­ты­на ба­рып уты­рыр­га ки­рәк.

Кем­дер эш­кә то­ты­нып ал­дын­нан өс­тәл җы­еш­ты­рыр­га яра­та – бу да күп оч­рак­та ва­кыт­ны чи­ге­рү өчен ге­нә эш­лә­нә, ди­ләр бел­геч­ләр. Шу­лай да, бө­тен ки­тап-дәф­тәр­ләр­не ал­дан ук өс­тәл өс­те­нә әзер­ләп ку­яр­га оныт­ма.

Иң мө­һи­ме – дә­рес әзер­ләр­гә әни әйт­кән­не көт­ми­чә уты­рыр­га ки­рәк икән. Кем­дер куш­кан­ны эш­ли­се дә кил­ми бит әле ул, дө­ре­сен әй­тик!

Ин­де баш­ның ни­чек эш­лә­ве ту­рын­да. Сә­гать ике­дән соң акыл эш­чән­ле­ге ки­ми икән, 4-5ләр­дә ки­ре ар­та. Кич­ке 7-8ләр­дә – та­гын кис­кен төс­тә ки­ми. Әй­тик, син ир­тән 100 мәсь­ә­лә чи­шә ал­саң, кич бе­лән шу­ның 70ен ге­нә чи­шә­чәк­сең. Шу­ңа кү­рә дә­рес әзер­ләү­не ар­тык кич­кә кал­дыр­ган ке­ше – үз-үзе­нә дош­ман!

Ин­де бер­ни­чә чис­та прак­тик ки­ңәш. Бит­ләр­не сал­кын су бе­лән юу баш­ның тал­чы­гу­ын ки­ме­тә икән. Ә дә­рес әзер­ләр ал­дын­нан кул­лар­ны юар­га, ел­ма­ер­га һәм «Мин та­рих­ны (ма­те­ма­ти­ка­ны, фи­зи­ка­ны...) яра­там», – дип әй­тер­гә ки­ңәш итә без­гә пси­хо­лог­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев