Көмеш кыңгырау

Балаларны бөек шагыйребез Г.Тукай иҗаты белән таныштырабыз

Апрель ае җитсә, тургайлар да үзләренең җырларын Тукайга багышлыйлардыр, мөгаен.

Тәрбия сәгате рубрикасы буенча яңалыклар

Апрель ае - Тукай ае. Ул - бөек шагыйрьне тудырган ай. Татар халкы үзенең җырчы улын һәрчак күңел түрендә тота. Бу айда күп төрле чараларның уздырылуы - шуның ачык мисалы.

Балалар бакчаларында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү инде традициягә әйләнде. Без иң элек балаларны аның тормыш юлы, ятим бала чагы белән таныштырабыз. Төрле альбомнар, презентацияләр карыйбыз. Аннан соң нәниләр күңелен шигърият били.

Шагыйрьнең сабыйлар өчен язган шигырьләрен ятлыйбыз һәм аның сүзләренә язылган җырларны өйрәнәбез. Менә нәниләр инде ничә буын балаларын үзенә тарткан могҗиза-әкият дөньясында. Ләкин алар әкият тыңлап кына калмыйлар, үзләре дә әкият геройларын сурәтләп, төрле рәсемнәр ясыйлар. Кош каурыйлары, пластилин, агач тамыры, балчык кулланып, Тукай әкиятләрендәге геройларны иҗат итәләр. Ул әсәрләрне үз күңелләре аша үткәреп әкият дөньясы төзиләр. Шуңа күрә дә балалар иҗатында күбрәк зәңгәр күлдәге Су анасы яки урман пәрие Шүрәле тасвирлана.

Сөекле шагыйребез әсәрләренә нигезләнеп эшкәртелгән уеннар дәресне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга ярдәм итә: “Кем шулай сөйләшә?”, “ Киресенчә әйт” , “ Исеңә төшер!” уеннарын нәниләр яратып уйный.

“Исеңә төшер!” уены:

“...Су ана”сында малай тарак урлаган, ә егет урманда нишләгән?”,

“...Гали кәҗәне сыйлый, ә карлыгач ...”.

Балаларны татар телендә бер-берсе белән сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү өчен бик кызыклы эш төре кулланам - ситуатив күнегүләр.

“...Син урманда Шүрәлене очраттың яисә көтмәгәндә, уйламаганда күл буенда Су анасы пәйда булды. Син алар белән нәрсә турында сөйләшер идең? Син алардан нәрсә сорар идең?”.

Бу очракта берсе - Су анасы, икенчесе бала ролендә.

Мондый күнегүләрне ешрак йомгаклау шөгелендә кулланам.

Балаларны Г. Тукай әсәрләре белән таныштыру процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга үртәгечләр ярдәм итә:

“...Бур, бур, бурлаган,

Малай тарак урлаган,

Өйгә кайткан, киштәгә куйган,

Төне буе күз йоммаган”.

Бармак уеннарының матур бер үрнәге итеп Г.Тукайның “ Гаилә”шигырен уйнарга була. Яраткан шагыйребезнең “Гали белән кәҗә”, “Карлыгач”, “Кызыклы шәкерт”әсәрләрен укыгач өйрәнгән табышмак, мәкальләрне искә төшерәбез.(“Кем эшләми, шул ашамый.”, “Калган эшкә, кар ява.”, “Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер.”...)

Татар халкының, Татарстан Республикасының мәдәнияте һәм профессиональ сәнгатенең һәр тармагында без бөек шагыйрь чәчеп калдырган орлыкларның үсеп чыгуын һәм җимеш бирүен күрәбез. Татарстан Республикасының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт бүләкләренең Г.Тукай исемен йөртүе бер дә очраклы хәл түгел.

Туган көнендә генә түгел, балалар бакчасыннан башлап мәктәпне бетереп чыкканчы, балаларны Тукайдан аермаска иде.

Туган җирең, халкың турындагы

Әсәрләрең мәңге яшь синең,

Син үзең дә безнең күңелләрдә

Япь-яшь Тукай булып яшисең.


Чаллы шәһәренең 5нче “Теремкәй” балалар бакчасының югары квалифиацион категорияле татар теле тәрбиячесе Курамшина М.Н.

Габдулла Тукайның «Кышкы кич» шигыренә Буа районы Аксу авылыннан Сәмитова Алинә рәсеме. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: