Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Бала блогер була аламы?

Шушы темага «Гаилә һәм мәктәп» журналы әңгәмә оештырды. Әңгәмәгә блогерлар, психолог, әниләр һәм блог алып баручы бала да килгән иде.

Әлеге сорауга карата блогер, журналист, копирайтер һәм өч бала әнисе Гөлназ Гыйләҗева фикере белән танышыйк. Ә үз фикерегезне сораштыруда калдара аласыз.


«Мин бу турыда менә нәрсә уйлыйм.

 

Бала интернетта үзенең фикерләре һәм тормыш мизгелләре белән бүлешә ала. Дуслар таба, аралаша. Чит ил кешесе белән турыдан-туры аралашып була. Бу тел өйрәнгәндә дә яхшы мөмкинлек. Нинди дә булса өлкәдә яңа осталык үзләштерә.


Үзенең блогына җитди караган очракта, әлбәттә. Мәсәлән, инстаграмда блог алып бару өчен кадрны, яктылыкны тоемлау хисе булырга тиеш. Ютубта эшләү өчен монтаж, режиссерлык нигезләрен белү кирәк. Дөрес сөйләшә һәм яза белү. Ораторлык осталыгы. Сүз байлыгы, кешене үзеңә җәлеп итә һәм игътибарын тотып тора белү. Анализлый белү.

 

Нәтиҗәсе ике төрле булырга мөмкин - бала моның катлаулы икәнен аңлый да бу эшне ташлый.

Яки блогерлыкка кереп китә.

Әгәр бу юнәлештә үз-үзен үстерә икән, ул беләсезме нинди сыйфатларга ия булачак? Тәнкыйтьтән һәм шаярту-төрттерүләрдән курыкмау (мәсәлән, сыйныфташлары башта көлеп карарга мөмкин). Ышанычлы итеп сөйли һәм үз-үзен тәкъдим итә белү. Киләчәктә бик кирәк булачак сыйфатлар, әйеме?

 

Шулай да балалар блогингына минем үз таләпләрем бар.

 

Иң беренче чиратта, куркынычсызлык. Балаларны интернетка үзләрен генә кертеп җибәрергә ярамый. Бала бит әле ул үскәч тә бала булып кала. Бер нәрсә дә әти-әниләр тикшерүеннән башка эшләнмәскә тиеш.

 

Үзеңнең кайда яшәгәнеңне, хәзерге вакытта кайда икәнеңне читләргә әйтмәскә.

Әти-әниеңнең исемен, кайда эшләгәнен, туганнарың турында да әлеге мәгълүматларны таратмаска.

Өйдән кайчан чыгып киткәнеңне һәм кайчан кайтканыңны ачыктан-ачык белгертмәскә.

Чит кешеләр белән язышмаска. (Әти-әниләргә контактлар һәм язышуларны әледән-әле тикшереп торырга).

Интернеттагы бөтен мәгълүматка да ышанмаска.

 

Һәм тагын бер нәрсә. Җиңел акча эшләү вәгъдә иткән сайтларның блогерлыкка бернинди катнашы да юк. Балаларга моны яхшылап аңлатыгыз.


Һәм баланың максаты булырга тиеш - блог нәрсә турында булачак, ул әлеге блог белән нәрсә әйтергә тели.

 

Минем фикерем болай - бала үзенә нәрсә кирәген, нәрсә булдыра алачагын аңлар өчен эшләп карарга тиеш.»

 

Комментарийлар:

 

Алия: Мин улымның ютуб каналы бар икәнен 1-2 ай узгач кына белдем. Кайбер видеоларны бетерергә туры килде. Ул хәзер дә видеолар монтажлый, урнаштыра. Вконтактеда аккаунт ачарга тели. Дөрес язарга өйрәнсәң, ачарбыз, дидем. Шуңа күрә быел булмас әле.

 

 

Зөһрә: Зур улым ютуб канал ачарга тели. Бөтен кешедә булган өчен генә моны башларга рөхсәт итмим. Шундый шарт куйдым: каналның идеясен һәм контент-планын уйларга. Шулай килештек. Контент план юк әле.

 

 

Гөлнара: Мин бернәрсәне дә тыймаска тырышам. Кызыксынам, киңәшләр бирәм. Ә тыю - ялганга юл ачу ул.

Бу хакта башка язмалар белән танышыгыз: 

Безнең блогерлар

Кем ул блоггер һәм блоггингның нинди төрләре бар

Бөтендөнья блогерлары, берләшегез!

Сез блоггер булырга, интернет блог алып барырга теләр идегезме?

Танылган блогерлар очрашуы булачак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев