Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Сезнең яңалыклар

«Нур» – безнең тормыш мәктәбе

Арча “Нур” балалар телестудиясе тиздән үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Арчадан хәбәрчебез Айгөл Фәттахова «“Нур”га йөрү сезгә нәрсә бирде» дигән сорауга җавап эзләгән.

Татарстан данын массакүләм, россиякүләм, халыкара үткәрелгән чараларда яклап, һәрвакыт жиңү яулап кайткан Арча “Нур” балалар телестудиясе тиздән үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул ел эчендә телестудиядә 200 дән артык укучы шөгыльләнгән. Яңа яшь журналистлар килә барган, ә укуларын тәмамлаган чыгарылыш укучылары олы тормышка аяк басканнар. Шуларның 24-е тормышларын журналистика белән бәйләгән.

“Ә менә калган чыгарылыш укучыларына “Нур”га йөрү нәрсә бирде, журналистика белән шөгыльләнү аларның сайлаган һөнәрләрендә ничек ярдәм итте икән”- дигән сораулар белән мин сораштыру уздырырга булдым. Шулай ук, хәтерләрендә калган кызыклы вакыйгаларын да исләренә төшерергә тәгъдим иттем.


Алмаз Нуруллин, Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.

«Мин 2011 - 2014 нче елларда “Нур” телестудиясенә йөрдем. Үзем гади авыл малае булгач, тыйнаграк идем, шуңа беренче чиратта “Нур” мине аралашучан булырга, курыкмыйча үз сүземне әйтергә өйрәтте. Мәктәптә уку елларымда артист булырга хыялландым һәм мәдәният институтына кердем.

Телестудиядә булганда һәр көн үзенә күрә күңелле иде. Үҗәтлегем һәм шөгыльләнү теләгем шулхәтле зур булган ки, мин 8 нче сыйныф укучысы дәресләр тәмамлануга юлда машина тотып , 60 км.лы араны үтеп, авылдан студиягә ашыга идем. Анда баргач инде ашау да ял итү дә онытыла. Ә истә калган вакыйгалардан , без студия җитәкчебезне республика “ Ел хатын-кызы” бәйгесендә тәгъдим итәргә тиеш идек. Әллэ дулкынланудан инде чыгыш ясар алдыннан минем температурам күтәрелде. Җитәкчем борчылып сәхнәгә чыкмаска кушты. Мин барыбер чыгыш ясадым. Ә аннан сон температурам да үз нормасына кайтты».


Гөлүсә Мортазина, Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетында белем ала.

«“Нур” телестудиясе - минем өчен зур тормыш мәктәбе булды. Журналистика белән шөгыльләнү миңа таныш түгел кешеләр белән җиңел уртак тел табарга һәм, гомумән, иркен аралашырга өйрәтте. Мин “Нур”га ике атнага бер килә идем, тик аңа кармастан, шунда барып коллегаларым белән аралашу, микрофон тоту, текстлар язу күзләргә ялкын өстәп кайтара иде инде, өйгә кайткач та хыялланып, әллә ниләр эшлисем килеп йөри идем. Тормышта да ничек кенә кирәк булмады өйрәнгән күнекмәләрем! Казанга чыгып китеп медицина университетына укырга кергәч, “Нур”да өйрәнгән әрсезлегем һәм җитезлегем ярдәм итте. Юлымны журналистика белән бәйләмәсәм дә, каләмем гел тибрәлеп тора: бәйрәм, туй, никах мәҗлесләренә шигырьләр язам. Телестудиягә йөргән елларда иң истә калган мизгелләрем “Алтын каләм”фестивале белән бәйле. Мине анда гран-прига тәгъдим дип иттеләр. Ә мин медицина институтын керергә әзерләнгән идем һәм шул сәбәпле студия гран-присыз калды».


Зөһрә Рәфикова, Казан федераль университетының менеджмент факультетын тәмамлаган. Хәзер Маркетолог булып эшли.

«Телестудиягә йөргәндә, ялгышмасам, 2006-2009 еллар иде. “Нур”да өйрәнгән тәжрибәне бүгенге көндә дә кулланам.Чөнки профессиям белән бераз бәйле. Мин авыл хуҗалыгы техникасы сату буенча зур оешмада маркетолог булып эшлим. Төп эшем – сценарийлар төзеп, видео-реклама төшереп монтажлау. Дөрес итеп видеоны эшкәртергә мин тележурналистика дәресләре кысаларында өйрәндем. Анда танышкан иптәшләремнең күбесе белән бүгенге көндә дә элемтәне югалтмыйбыз. Күңелгә сеңеп калган кызыклы вакыйгалардан, тапшырулар алып барганда мин озынрак, ә коллегам Динә Шәкурова кыскарак булгач, Динә утырган урындыкка китаплар куеп, безнең буйларны тигезләп куйганны әле дә көлеп искә алам».


Зөһрә Зарипова, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап, бүгенге көндә теш табибы булып хезмәт куя.

«Мин “Нур” телестудиясенә 2013-2015 елларда йөрдем. Студиядә шөгыльләнү камерага карап чыгыш ясаганда оялмаска, кешеләр белән дөрес һәм конструктив диалог төзергә өйрәтте. Ә минем теш табибы һөнәрендә кешеләр белән шактый аралашырга туры килә. Бигрәк тә балаларны дәвалаганда алар белән уртак тел табарга кирәк. Шулай ук журналистика миңа бик күп яңа дуслар бүләк итте.

Хәтердә төрле хәтирәләр уелып калган, бигрәк тә күңелгә зур коллективыбыз белән төрле шәһәрләргә сәяхәтләргә бару мизгелләре якын. Житәкчебез “Алтын каләм” фестиваленә, гадәттә, журналистика факультетына керергә теләк белдерүчеләрне җибәрә иде. Минем дә барасы килә. Ә үзем медицина университетына керергә җыенам. Шул вакытта ул миңа фотоаппарат тоттырды да “өйрән, фотожурналист булып барырсың”- диде. Бардым да 3нче урынны алып та кайттым».


Азат Шәрипов, Казан дәүләт энергетика университетында белем алган. Эшмәкәр булып эшли.

«Мин үземне телестудиягә нигез салучылардан дип тә әйтер идем. Әле 7 нче класста гына укысам да, оператор-монтажер вазифасын башкардым. Студиядә 11 нче сыйныфка кадәр шөгыльләндем. Укытучыбыз культура институтының режиссура факультетына керергә кыстаса да, энергетика университетына укырга кердем. Язмыштан узмыш юк дигәндәй, күңелем һаман шул видеолар төшерергә тартты. Институтны тәмамлагач “ Нур” телестудиясендэ педагог булып 1 ел эшләп тә алдым әле. Бүгенге көндә минем үземнең видеопродакшен буенча студиям бар. Без әлеге индустрияне үстерү буенча актив эшлибез. Ягъни туйлар төшерәбез һәм төрле брендларга, компанияләргә реклама җитештерәбез. Димәк “Нур” телестудиясе минем тормышымда зур роль уйнаган».


Хәлил Зарипов, Казан юридик институтын тәмамлаган. Һөнәре буенча тикшерүче.

«Телестудиягә операторлар җитмәү сәбәпле, әни миңа (ул анда җитәкче иде) камераны тоттырды да “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, өйрән”- диде. Кирәк булгач, нишләтәсең, өйрәндем, эшемә җаваплы карадым. “Алтын каләм” фестиваленә 3 тапкыр бардым. Без, “Нур”лылар яхшы нәтиҗәләр күрсәткәч, фестивальгә, “Иң яхшы оператор” номинациясен керттеләр. Телестудиябезне бөтен Россия буенча үткәрелгән бәйгеләрдә якладым, күп яңа дуслар таптым.

Мәктәпне тәмамлагач, юридик институтка кердем. Уку дәверендә менә шул студиядә алган күнекмәләрем кайчакта ярдәм итә иде. Укытучылар видеоператор икәнемне белгәч, дәресләр төшерттерәләр иде. Укытучылар белән “дус” булгач, кайбер фәннәрдән зачетларны да җайлы гына биреп чыга идем.

Журналистның төп фишкасы – интервью ала белү. Ә минем һөнәремдә дә бу күнекмәгә ия булу бик мөһим».


Ә “Нур”да шөгыльләнеп, алдагы тормышын да журналистика белән бәйләгән Динә Шакурова ниләр ди икән?

Динә Шәкурова. Казан федераль университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Бүгенге көндә “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты.

«"Нур" Арча балалар телестудиясе белән тормышым 8 сыйныфта укыганда бәйләнде. Телевидение оешып кына килгән көннәр. Житәкчебез Зөлфирә апа Зарипова шалтыратып, үземне балалар телевидениесында сынап карарга чакырды. Кечкендән телевидениеда диктор булып эшләргә хыялланган баланың бу тәкьдимне ничек шатланып кабул иткәнен күз алдына китерәсездер. Төрле темалар табып, берсеннән-берсе кызыклы сюжетлар төшереп, "Нур" казанында кайнап яшәдек... Кызыклы вакыйга дигәннән, “Алтын каләм" фестивалендә бервакыт микрофоныбыз ватылды. Югалтып калмадык - ничек итсәк-иттек, микрофоны үзебез рәтләп, менә дигән сюжетлар төшереп, ул елны да фестивальдә җиңеп кайттык. Шул рәвешле балалар телевидениесы безне әнә шундый көтелмәгән кыенлыкларны да лаеклы рәвештә жиңеп чыгарга өйрәтте».


Сораштыруым азагында, укучылар нинди генә һөнәр сайласалар да, телестудиядә шөгыльләнү алар өчен «аралашу, тормышка өйрәтү мәктәбе» ролен үтәгән дигән нәтиҗәгә килдем! Журналистика үҗәтлеккә, ачык булырга, уй-фикеренңе дөрес һәм төгәл җиткерә белергә өйрәтә. Мин үзем дә “Нур”да шөгыльләнәм һәм моңа көн дә инанам.

P.S. Әлбәттә инде укуга, хезмәткә балаларда мәхәббәт уяту җитәкчедән тора. Югарыдагы “ Нур” телестудиясенә йөреп, белем алган укучылар барысы да мөгаллимнәре Зөлфирә апа Зариповага бик рәхмәтле!


Айгөл Фәттахова. Арча “Нур” балалар телестудиясе журналисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев