Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Виктория җиләгеннән каймаклы пирог

Җәйге пирог рецепты.

Кирәк була:

Виктория җиләге - 400-500 г 
Каймак (Сметана) - 250 г 
Йомырка - 3 шт. 
Иссез сыек май - 50 мл 
Шикәр комы - 120 г 
Ванилин - 20 г 
Он - 250 г 
Разрыхлитель - 2 ч. калагы 
Тоз - 1 чеметем 

Соус өчен: 
Виктория җиләге - 400-500 г 
Шикәр комы яки бал - 1 ч. калагы

 

Эш барышы:

Бер чеметем тоз өстәп йомырканы миксер белән күпертәбез. Әкренләп шикәр комын һәм ванилинны өсти барабыз. 

Ак булып күпергән йомыркага каймак һәм сыек майны өстибез. Тагын күпертәбез. Разрыхлитель белән иләнгән онны әкренләп массага өсти барабыз.

 

Җиләкне ике өлешкә аерып бер өлешен шакмаклап, бер өлешен урталай бүлеп турыйбыз. Духовканы кабызып куябыз.

 

Форманың төбенә пергамент җәябез дә камырның яртысын агызабыз, өстенә туралган җиләкне салабыз. Аннары калган камырны агызып бетерәбез дә урталай бүленгән җиләкләрне тезәбез.

 

Пирогны 180-190 градуслы духовкада 50 минут пешерәбез. Әзер пирогны формадан алганчы 15-20 минут суытыгыз.

Җиләк соусы өчен җиләк белән бал яки шикәр комын блендерда әйләндереп алыгыз. 

 

Пирогны табынга биргәндә җиләк соусы белән бизәп бирегез.
Ашларагыз тәмле булсын!

#көмешкыңгырау#җиләклепирог#көмешкыңгырау_рецепт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев