Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бергәләп печенье пешерик әле!

Әлмәттән Диана Фәрхетдинова шоколад валчыгы белән печеньелар пешерергә ярата икән. Рецептын безгә дә җибәрде.

Мин төрле тәм-томнар пешерергә бик яратам! Менә инде берничә ел пешерергә яраткан нәрсәм – шоколад валчыгы белән печеньелар. Аны ясарга бик җиңел, ә тәме - искиткеч! Бергәләп пешергәндә тизрәк тә, күңеллерәк тә, шулай бит? Шуның өчен бүген сезнең белән бергә печеньелар пешереп алыйк әле!

 Камыр өчен:

Ак май – 150 г.

Он – 250 г.

Шикәр – 100 г.

Йомырка – 2 шт.

Шоколад – 100 г.

Көпшәкләгеч – 2 ч.к.

Җиңел һәм күңелле итеп пешерү өчен:     

Яхшы кәеф

Фонда яраткан җырлар

 

Эш барышы:

Йомшартылган ак майга шикәр өстибез.

 

Аннан шунда ук йомырка болгатабыз.

Аннан шоколадны вак шакмакларга бүләбез. Монда пычак белән эшләргә туры килә! Бик сак булыгыз, кулыгыз әле шомарып бетмәгән булса, өлкәннәрдән ярдәм сорагыз!

Шоколадны турып бетергәч, аны әлеге катнашмага өстибез һәм яхшы гына кушып болгатабыз.

Шуннан, он белән көпшәкләгечне кушабыз. Яхшы итеп болгатабыз.

Менә шундый матур һәм йомшак камырыбыз килеп чыгарга тиеш!

Табаны җылытып, май белән сылагач, камырыбыздан түгәрәк формалар ясап урнаштырабыз.

15 минуттан соң менә шундый тел йотарлык печеньеләребез әзер була! Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев