Көмеш кыңгырау

«Белен торты» пешерәбез

Фирүзә Ибраһимовадан тагын бер рецепт - «Белен торты» ("Блинный торт").  Җиңел! Тәмле! Тиз! 

Башка рецептларны Фирүзәнең шәхси блогыннан карый аласыз.

Белен торты өчен кирәк булачак:
Кайнаган су - 1 стакан
Кефир - 1 стакан
Он - 1 стакан
Күкәй - 2 штук
Шикәр комы - 2 аш калагы
Көнбагыш мае - 2 аш калагы
Сода - ярты чәй калагы
Тоз - ярты чәй калагы

 

Крем өчен:
Каймак - 1 порция
Кайнатылган куертылган сөт - 1 банка.


Аңлаганыгызча, белен пешерәбез. Бу бик җиңел, барлык әйберләрне салабыз һәм бутыйбыз. Табаны азрак майлап алабыз да, пешерәбез. Пешереп бетергәч крем ясыйбыз. Шул ике ингредиенты бергә бутыйбыз. Мөмкин миксер ярдәмендә болгатырга, тик венчик белән дә бик тиз була. Чиратлаштырып тортыбызны җыябыз, бизәргә дә мөмкин. Суыткычка берәр сәгатькә куеп алсагыз бөтенләй тәмле була!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: