Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бәрәңгедән котлетлар

Котлетларны табынга кайнар килеш чыгарабыз. Янына каймак, яшелчәләр дә куйсаң бигрәк тә тәмле була инде.

Кирәк булачак

Бәрәңге – 1 кг.

Суган – 2 шт.

Каты сыр – 100г.

Ак май – 50г.

Сөт – 50г.

Тоз – чәй калагы.

Он – 100г.

Укроп, петрушка.

Үсемлек мае (кыздырыр өчен)

 

Бәрәңгене чистартып пешерергә куябыз. Тоз өстибез. Шул арада суганны вак итеп турап кызарганчы табада кыздырып алабыз. Сырны эре кыргычтан чыгарабыз. Укроп, петрушканы бик вак итеп турыйбыз. Бәрәңге пешеп чыккач, май, сөт салып яхшылап төябез. Аннары кызган суган, сыр, яшеллекне салып болгатабыз. Бәрәңге боламыгы суынгач, котлетлар ясыйбыз. Аларны онда әвәләп кызган табага салабыз, һәр яклап икешәр минут кыздырабыз. Котлетларны табынга кайнар килеш чыгарабыз. Янына каймак, яшелчәләр дә куйсаң бигрәк тә тәмле була инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев