Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Баллы алма бәлеше (шарлотка)

Баллы алма бәлеше, ягъни шарлотка.

28 см лы табаны сыек май белән майлыйбыз. 
Бисквит камыры өчен: 
3 йомыркага 1 стаканнан кимрәк шикәр комы салып миксер белән күпертәбез. 
2-3 аш кашыгы майонез, яки каймак салабыз. 1 кечкенә пачка көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стакан он салып камыр басабыз. Табага җәябез. 

Эчлек: алманы әрчибез, турыйбыз, ак майда бераз шикәр салып пешекләп алабыз (карамельләштерәбез).

Бисквит өстенә акрын гына шул эчлекне кашык белән салабыз. 
Мичтә 170-180 градуста пешә. 
Тәмле булсын!

Гөлүсә Хөсәенова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев