Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

14нче март - бәрәңге чипсылары көне икән, дуслар!

Кич белән кино караганда, дуслар белән җыелгач кетердәтергә, эч эзләнгән вакытта сыйланып аласы килә инде ул...

Кибетнеке белән зарарланмыйча, ә үзегез әзерләп карагыз әле. Аны ясауның җиңел ысуллары бик күп. Тәме дә башкача, файдасы да күбрәк. Сезгә тиз әзерләнә торган рецепт тәкъдим итәбез!

Чипсылар ясау өчен кирәк булачак:

2-4 уртача бәрәңге;

тоз, борыч, тәмләткечләр (паприка, кипкән үләннәр);

үсемлек мае (теләсәгез);

пергамент кәгазе.

Бәрәңгенең кабыгын чистартыгыз һәм вак кисәкләргә бүлегез. Крахмалы чыксын өчен, 5-7 минутка читкә алып куегыз. Шуннан соң суын агызыгыз һәм бәрәңге кисәкләрен тагын бер кат корытып, сөртеп алыгыз. Әзер кисәкләрне пергамент җәелгән табага берәмләп, араларында әз генә урын калдырып тезегез һәм өстенә тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр һәм үсемлек мае сибегез. Алдан кыздырылган духовкага 15-20 минутка тыгып алыгыз. Булды! Менә дигән тәмле ризык әзер!

Өй шартларында "фри-бәрәңге"пешерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев