Көмеш кыңгырау

Зәңгәр күзле кызчык

Закир ул көнне, гадәттәгечә, уеннан кайтып килә иде. Үзе яшәгән йортка җитәрәк, елап торучы кызчыкны күрде. Закирга бу кызчык таныш түгел иде. Шәһәрдән авылга кунакка кайткандыр, күрәсең.

Закир ул көнне, гадәттәгечә, уеннан кайтып килә иде. Үзе яшәгән йортка җитәрәк, елап торучы кызчыкны күрде. Урамдагы казлардан куркып, узып китә алмый тора икән. Закирга бу кызчык таныш түгел иде. Шәһәрдән авылга кунакка кайткандыр, күрәсең.

Закир үзен зур малайга саный. Аңа инде җиде яшь. Күзләре яшь белән тулы бу кызчык малайга бик кызганыч тоелды. Ул, ата казның ысылдавына игътибар итмичә, казларны бер читкә куды. Кызчык та, елаудан туктап, алга узды. Бераз киткәч ул, борылып, Закирга кулын сузды: «Мә, ал». Аның уч төбендә брошка җемелди иде. Алмагач, кызчык аны җиргә куйды.

Закирга уңайсыз булып китте. Ул бит кызчыктан бернәрсә дә өмет итми. Бары тик аңа ярдәм итәсе генә килгән иде.

Кызчык китә башлады. Закир, брошканы җирдән алып, кызга кайтарырга теләде. Әмма ул, зәңгәр күзләрен сирпеп аңа карады да, башын чайкады.

Кызчык китте. Закир, азрак басып торды да, өйгә атлады.

Шуннан соң ул бу кызчыкны күрмәде. Закир аның кемнәргә кайтканын да белми иде.Хәтта исемен дә сорый алмады бит.

Бу вакыйгадан соң күп еллар үтте. Закирның инде улы үсеп килә.

Көннәрдән бер көнне ул әлеге вакыйганы улына сөйләде. Аннары, өрәңге яфрагына охшатып ясалган әлеге брошканы улына сузды:

– Мә, ал, улым, Бу брошка – минем балачак истәлеге. Югалтма син аны. Кешеләргә, үзеңнән көчсезләргә һәрчак ярдәм ит. Ләкин яхшылыкны бурычка эшләмә.

Малай брошканы рәхмәт әйтеп алды. Бу минутта аның күз алдына әтисенең малай чагы һәм зәңгәр күзле кызчык килде.

Фирдәвес Зариф 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: