Көмеш кыңгырау

«Young tartar»,«татарча атлау», Tatara һәм башкалар...

Инг­лиз те­лен­дә ки­ре һәм үз­сүз­ле ма­лай­ны «young tartar» («та­тар ма­ла­е») дип атый­лар, ә ин­де үзен­нән көч­ле­рәк дош­ман бе­лән оч­раш­кан­да инг­лиз­ләр – «to catch a Tartar» («та­тар­га оч­ра­дым») ди­ләр.

Та­тар­лар ту­рын­да кы­зык­лы факт­лар

Инг­лиз те­лен­дә ки­ре һәм үз­сүз­ле ма­лай­ны «young tartar» («та­тар ма­ла­е») дип атый­лар, ә ин­де үзен­нән көч­ле­рәк дош­ман бе­лән оч­раш­кан­да инг­лиз­ләр – «to catch a Tartar» («та­тар­га оч­ра­дым») ди­ләр.

 

Япон те­лен­дә шун­дый әй­тем бар: «та­тар­ча ат­лау» яки «та­тар ады­мы». Ул нин­ди­дер бик мө­һим эш яки тә­вәк­кәл­лек ту­рын­да сөй­лә­гән­дә кул­ла­ны­ла.

 

В. И. Даль­нең «Аң­лат­ма­лы сүз­ле­ге» һәм Ф.А.Брок­гауз бе­лән И. А. Еф­рон­ның Эн­цик­ло­пе­дик сүз­ле­ге бу­ен­ча «у­ра» сү­зе та­тар­ның «ур» – ор сү­зен­нән ки­леп чык­кан.

 

1927 ел­га ка­дәр та­тар язуы га­рәп гра­фи­ка­сы­на ни­гез­лә­нә, 1927 ел­дан 1939 ел­га ка­дәр ла­тин гра­фи­ка­сы ни­ге­зен­дә үсә, ә 1939 ел­дан хә­зер­гә ка­дәр – ки­рил­ли­ца гра­фи­ка­сы кул­ла­ны­ла...

 

Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Конс­ти­ту­ци­я­се бу­ен­ча ан­да яшәү­че һәр ке­ше Рос­сия граж­да­ни­ны пас­пор­тын та­тар те­лен­дә­ге өс­тә­мә бит һәм Та­тарс­тан дәү­ләт гер­бы су­рә­те бе­лән алыр­га хо­кук­лы.

 

XIX га­сыр­га ка­дәр та­тар ша­гый­ре Кол Га­ли­нең «Кыйс­саи Йо­сыф» поэ­ма­сы кулъ­яз­ма хә­лен­дә ге­нә яши, лә­кин бу аңа киң та­ра­лыр­га һәм та­ны­лыр­га ко­ма­чау­лык ит­ми. Әй­тик, мә­сә­лән, озак ел­лар бу­е­на бу әсәр языл­ган ки­тап кия­ү­гә чы­гу­чы та­тар кыз­ла­ры­ның кү­бе­се­нең бир­нә­сен­дә бу­ла тор­ган мәҗ­бү­ри әй­бер бу­лып са­нал­ган.

Нә­фис гим­нас­ти­ка бу­ен­ча Ев­ро­па­ның бе­рен­че чем­пи­о­ны бу­лып 1978 ел­да та­тар кы­зы – Га­лия Шө­ге­ро­ва ка­ла.

 

1612 ел­да не­мец шә­һә­ре Лейп­циг ти­пог­ра­фи­я­сен­дә та­тар те­лен­дә бе­рен­че ки­тап ба­сы­лып чы­га.

 

Бокс бу­ен­ча Рос­си­я­нең бе­рен­че чем­пи­о­ны бу­лып 1915 ел­да та­тар бок­се­ры – «Ка­ра ма­лай» ку­ша­мат­лы Нур­мө­хәм­мәт Али­мов ка­ла.

 

Япо­ни­я­дә са­му­рай кы­лыч­ла­рын әле­гә ка­дәр Tatara тех­но­ло­ги­я­се бу­ен­ча ко­ел­ган ко­рыч­тан эш­ли­ләр; ул тех­но­ло­ги­я­не якын­ча VII га­сыр­да ко­яш чы­гы­шы иле­нә та­тар­лар алып кил­гән бу­ла.

Та­тар ин­тер­нет-жур­на­лы «Ка­ра Ак­кош» сай­тын­нан алын­ды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: