Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ял иткәндә җәйге инфекцияләрдән саклану чаралары

Пычрак куллар, сыйфатсыз су, ризык, башка көнкүреш предметлары – болар барысы да йогышлы авырулар чыганагы.

Бигрәк тә җәен эссе һавада кайберләре аеруча котыра. Чит илләргә барганда моны истә тоту кирәк.

Ял белән онытылып, ваемсызланып, аеруча балаларга йогу ихтималы зур булуын онытырга ярамый. Табиблар Сәламәтлек саклау министрлыгында узган чарада йогышлы авыруларның төрләре һәм алардан саклану чаралары турында искәртте.

Җәйге йогышлы авырулар рейтингында беренче урында — кискен эчәк инфекцияләре. Аларны икенче төрле «пычрак куллар авырулары» дип тә әйтәләр.

Республика балалар клиник хастаханәсенең эпидемиологик бүлеге мөдире Илсөя Фазылҗанова:

— Сальмонеллез, дизентерия, иерсиниоз, ризык белән агулану инфекцияләре, ротавирус, энтеровирус, аденовирус, вируслы А гепатиты — шушы авыруларның нигезендә алиментар юл белән йогышлану ята. Ягъни, чиркузгаткыч авызга эләгеп, авыру барлыкка китерә.

Җәй өчен шулай ук гельминтозлар авыру төркеме хас. Моңа Аскаридоз, энтербиоз, токсоплазмоз, эхинококкоз һәм башкалар керә. Алар шулай ук алиментар юл аша йога. Гельминтозлар кискен формада узмый. Аскаридоз, лямблиоз авырулары берничә атна, хәтта ай дәвамында гына әкренләп көчәя, башыннан ук сизелми. Эссе климатлы илләрдә сыйфатсыз ризык, кызып бетмәгән ит, ысланып бетмәгән балык, хайванар аша йогышланып була. Симптомнар булса, баланы гельминтозларга тикшерергә кирәк.

Җәйге чорга хайваннардан, бөҗәкләрдән күчә торган корчаңгы, тимрәү, урман бете кадалып, талпан энцефалиты кебек авырулар да хас.

Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляцион-диагностика бүлеге мөдире, югары категорияле педиатр Лилия Зыятдинова:

— Кискен эчәк инфекцияләре ике төргә бүленә: вируслы эчәк инфекцияләре (ротавирус, норовирус) һәм бактериаль эчәк инфекцияләре (сальмонеллез, дизентерия, холера).

Аларның билгеләре бик охшаш. Чир кисәк кенә башлана, косу, эч китү, хәлсезлек, эчнең кисәк-кисәк авыртып китүе күзәтелә. Аеруча өч яшьтән кечкенә балалар еш авырый, аларга тиз йога.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече, КДМУның балалар йогышлы авырулар кафедрасы доценты Халит Хаертынов:

«Йогышлы эчәк инфекцияләре ашкайнату органнарын гына түгел, нерв системасын да какшата»

— Энтеровируслар теләсә нинди орган, системага зыян сала ала. Ашкайнату трактына зарар килүдән тыш, тиредә төрле тимгелләр күрергә мөмкин. Энтеровирус инфекциясенең аерым бер клиник формасы бар. Авыз куышлыгы тышчасы ялкынсына, ангина, ОРЗга охшаган билгеләр... Гадәти авыру кебек узарга, температура, томау, ютәл булырга мөмкин, ә чынлыкта бу энтеровирус инфекция була ала. Авыр формаларының берсе нерв системасын какшата. Энтеровирус инфекциясе йөрәк чире — кардит барлыкка китерә, үлемгә китерүе дә ихтимал.

Җәй азагы — көз башында бөер синдромы белән геморрагик бизгәк чире актуаль. Ул ОРЗ кебек башлана, бил сызлый, бәвел кими, кан үзгәрә, тромбоцитлар кими. Мондый авыруларны хастаханәдә дәваларга кирәк.

Эчәк инфекциясенә шик туса, нишләргә?

Югары температура, күп тапкырлар косу, кат-кат эч китү организмның сыеклыксыз калуы белән куркыныч. Әгәр вакытында чарасын күрмәсәң, төрле органнарга зыян килә. Барлык төр эчәк инфекцияләре өчен дәвалау бертөрлерәк. Иң элек, югалган сыеклыкны кайтарырга тырышырга. Балага гел су эчерергә кирәк. Әгәр һаман саен косып торса, баланы хастаханәгә яткызалар, капельницалар куялар. Бактериаль эчәк инфекциясе ачыкланса, антибиотик билгелиләр, — ди Зыятдинова.

Табиблар әйтүенчә, диарея ике төрле. Әгәр авыруның тепературасы югары, эче китеп, тизәгендә кан күренә икән, бу бактериаль эчәк инфекциясе. Шигеллез, дизентерия — шуның ачык мисалы. Бу очракта антибактериаль терапия кирәк. Әгәр тизәк сулы икән, температура, ютәл, томау булса, вируслы диарея турында сүз бара.

Профилактика

  • Кулларны, һичшиксез юарга кирәк. Бигрәк тә балаларның кулларын чиста тоту өчен спрейлар булса да кулланырга.
  • Профилактиканың иң гади алымнары — туклануга игътибар, регидратация уздыру. Организмга кайнаган газсыз су, тозлы сыекчалар, сорбентлар кирәк. Сөт ризыклары кулланмаска, иң оптималь ризык — суда пешерелгән боткалар.
  • Инфекция су аша да йога. Чистамы, юкмы икәнен белми торып, суны эчәргә ярамый. Эссе вакытта җиләк-җимешләрдә, яшелчәләрдә, температура режимын үтәмәсәң, сөт ризыкларында микроблар үрчи, шуңа күрә бу да эчәк инфекцияләре килеп чыгуның мөһим факторы.
  • Ял иткәндә сулыкларда балаларның авызына су эләгә. Балаларның суны йотмавы мөһим. Берничә ел элек Казанда ваба (холера) вспышкасы булган иде. Сәбәбе — балаларның пычрак сулыкларда су эчеп йогышлануы.
  • Күбрәк табигатьтә булу, суга керү, сулыктан соң яланаяк кайнар комда йөрү, кояшта Д витамыны балаларны иммунитетын ныгыта.

Диңгездә ял: нәрсәне истә тотарга? 

Киңәшләр:

— шарчык туңдырмага сак карарга;

— балаларны бассейнда коендырмаска;

— ит, балык ризыкларына, балалар кухнясына игътибар;

— кулларны чиста тотарга;

— балаларны дөм шәрә коендырмаска;

— эчемлекләрне суыту өчен боз кубикларын шикле учреждениеләрдә кулланмаска.

  • Курортта отельларда балаларга шарчыклар рәвешендә салып бирелә торган капсыз туңдырма була. Гадәттә ул берничә тапкыр җебетеп туңдырыла. Бу эчәк инфекциясе чыганагы булырга мөмкин.
  • Әгәр балаларга аерым меню булмаса, проблемалар туарга мөмкин, чөнки специяле, әчкелт ризыкны бала авыр кабул итәргә мөмкин. Эче китмәсә дә, температурасыз да 1-2 көн коса икән, димәк, туклану рационын үзгәртергә кирәк. Ботка, пюре ашлар, яшелчә, җиләк-җимеш, нигездә термик эшкәртелгән җиңел ризык булырга тиеш.
  • Балаларны бассейннарда йөздерү дә киңәш ителми. Диңгез суы йогышсызландыру максатыннан файдалырак, ә җылы бассейнда балалар күпләп җыелып ятуы үзе дә инфекция мыжлап тора торган урынга әйләнә.
  • Комлыкта уйнаганда да балаларның кулларын юып тору кирәк. Сулыклар янында шул комлы куллары белән балаларның җиләк-җимеш тә ашаганын күреп була. Моңа игътибарлы булырга кирәк.
  • Сулыкларга нәни балаларны эчке киемсез дөм шәрә кертәләр, аннары комлыкларда да шулай утыралар. Бала ныграк туңса, сидек-җенес системасына цистит дигән чир яный. Ялангач булгач, инфекция керү ихтималы да зуррак. Кече йомыш белән чыкканда бала авыртуга зарлана икән, бәвел анализы бирү, табибка бару кирәк.

Чит илгә барганчы, инфекцияләрне белеш!

Халит Хаертынов туристның чит илләрдәге инфекцияләрне белеп барырга тиешлеген әйтте.

— Мисыр, якын көнчыгышта сыйфатсыз су аша йога торган инфекцияләр булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыш Азиядә Денге бизгәге, малярия, холера авырулары бар. Әгәр кеше Таиландтан кайткач, тән температурасы күтәрелеп, тимгелләр чыкса, Денге бизгәгенә шик туа. Төньяк Африка, якын көнчыгыш илләрендә көнбатыш Нил бизгәге һәм башкалар бар, — ди ул.

Карбыз һәм кавынны ничек дөрес ашарга?

Табиблар балаларга карбыз һәм кавын ашату кагыйдәләрен искәртте. Белгечләр карбыз белән кавынның кабыгын кер сабыны, щетка белән юарга киңәш итә. Балаларга биргәндә кайнаган су белән дә чайкату хәерлерәк.

Карбыз белән кавын аллергия дә тудырырга мөмкин, шуңа күрә балаларга әз-әзләп бирә башларга кирәк. Организмы җиңел кабул итсә, аннары инде арттырырга да мөмкин.

Базардагы киселгән карбыз, кавыннардан ераграк торырга кирәк. Кавынны балага өч яше тулгач кына бирү кулайрак. Кавын авыррак ризык санала. Белгечләр исе, төсе ягыннан продуктның сыйфатын билгеләп булуын, суыткычта сакланса да, бозылмаганмы икәнен тикшереп карарга кирәклеген әйттеләр.

Профилактика чарасының берсе — прививка

— Барлык йогышлы чирләрдән дә вакцина юк, ләкин булганнарыннан ясатырга кирәк. Мәсәлән, сары бизгәгеннән вакцинация бар, шуңа күрә Африкага, Көньяк Америкага барганда, сары бизгәгеннән прививка ясату хәерлерәк. Антитәнчекләр ясалсын өчен аны сәяхәт алдыннан ике атна яки бер ай алдан ясату мөһим. Энтеровирус инфекциясеннән прививка әле дә юк. Санитар- гигиена кагыйдәләрен үтәп булса да сакланырга тырышырга кирәк, — ди Хаертынов.

— Ротавирус инфекцияләрен прививка ясамаган балалар авыр кичерә. Шуңа күрә без ротавирус инфекциясе җиңелрәк формада узсын өчен бер яшькә кадәр балаларга вакцина кадатырга киңәш итәбез, — диде Лилия Зыятдинова.

Балага илкүләм календарьга кергән прививкалар ясалмаган очракта, чит илгә ялга барганчы пневмококка, гемофиль инфекциягә каршы прививка ясату хәерлерәк.

— Отит, синусит, бронхит, үпкәләр ялкынсынуын кузгатучы төп бактерия — пневмококк. Бала ял урынына барып җиткәнче үк, самолетта, паспорт контролендә кешеләр белән контактта. Ял итәргә килеп җиткәч кенә, бала температурасы күтәрелеп, ангина, гайморит, отит белән авырый башларга мөмкин, — дип кисәтте Лилия Зыятдинова.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Чыганак: https://intertat.tatar/society/-yge-infektsiyal-r-kurortta-n-rs-l-rne-ist-totarga/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев