Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яңа ел тарихы

Яңа ел­ны бо­рын­гы­дан ук бәй­рәм ит­кән­нәр.

Аз-маз та­рих

Яңа ел­ны бо­рын­гы­дан ук бәй­рәм ит­кән­нәр. Тик ул төр­ле ил­дә төр­ле ва­кыт­ка ту­ры кил­гән. Һиндс­тан­да, төр­ки дәү­ләт­ләр­дә аны 21нче март­та – көн бе­лән төн ти­гез­ләш­кәч, кыр эш­лә­ре баш­лан­гач бил­ге­ләп үт­кән­нәр, мул уңыш алу­ны те­лә­гән­нәр. «Нәү­рүз мө­ба­рак бул­сын!» ди­гән­не ишет­кә­не­гез бар­дыр.

Бо­рын­гы Гре­ци­я­дә Яңа ел­ны са­тир кос­тюм­на­ры ки­еп, бик кү­ңел­ле итеп 22нче июнь­дә – ел­ның иң озын кө­не җит­кәч бәй­рәм ит­кән­нәр.

Ә Бо­рын­гы Ми­сыр­да Яңа ел­ны Си­риус йол­ды­зы хөр­мә­те­нә сен­тябрь­дә кар­шы ал­ган­нар. Рим­да б.э.га ка­дәр 46 ел­да им­пе­ра­тор Юлий Це­зарь хөр­мә­те­нә кер­тел­гән 365 көн­лек ка­лен­дарь бу­ен­ча 1нче гыйн­вар­да бәй­рәм итә баш­ла­ган­нар.

Бо­рын­гы Русь­та, хрис­ти­ан ди­не ка­бул ител­гәч, Яңа ел­ны 1нче март­та бил­ге­ләп үтә баш­лый­лар. Аңа ка­дәр ко­яш­ка та­бы­ну­чы ха­лык­лар­да­гы­ча, 21нче март бәй­рәм са­нал­ган. Петр 1 ука­зы бе­лән, ел ба­шын 1нче гыйн­вар­дан исәп­ләр­гә дип кер­те­лә. Бәй­рәм­гә чыр­шы­лар би­зәү, мас­ка, гир­лян­да, фе­йер­верк­лар кул­ла­ну да шул за­ман­нан кал­ган.

Төр­ле ил­дә төр­ле­чә

Авст­ра­ли­я­дә Яңа ел­да шул­ка­дәр эс­се, хәт­та Кыш ба­бай бе­лән Кар­сы­лу Яңа ел бү­ләк­лә­рен су ко­е­ну кос­тюм­на­рын­да та­ра­тып йө­ри­ләр.

Кы­тай­да Яңа ел бәй­рә­ме ра­ке­та­лар һәм шарт­лат­кыч­лар ава­зын­нан гөр­ләп то­ра. Элег­рәк би­ре­дә шарт­лат­кыч­лар ро­лен бам­бук кәү­сә­лә­ре үтә­гән.

Ин­до­не­зи­я­гә Яңа ел ок­тябрь­дә ки­лә. Бө­тен ха­лык Яңа ел кос­тюм­на­ры ки­еп, бер-бер­сен­нән ел буе ки­тер­гән үп­кә­лә­ре өчен яр­лы­кау со­рап йө­ри­ләр.

Ита­ли­я­дә бу көн­не ис­ке әй­бер­ләр­не тә­рә­зә­дән ыр­гы­ту га­дә­те бар, ә ба­ла­лар­га бү­ләк­ләр­не оек­лар­га са­ла­лар.

Гер­ма­ни­я­дә бу –ба­лык ри­зык­ла­ры­на бай та­бын­лы, пе­рән­нек­ле һәм Сан­та-Клаус­лы кү­ңел­ле бәй­рәм.

Швей­ца­ри­я­дә бу көн­не ка­мин янын­да кы­зык­лы хәл­ләр сөй­ли­ләр, өй­дә пе­шер­гән пе­чень­е­лар ал­ма­ша­лар. Урам­да күп­ләп Яңа ел Клаус­ла­ры йө­ри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев