Көмеш кыңгырау

Укытучы Абый

Укытучы... Нинди генә образ булып яшәми ул безнең күңелләрдә. Үз фәненә ихлас гашыйк физик, химик, әдәбиятчы булып та, әниләр кебек кайгыртучан, игелекле сыйныф җитәкчесе булып та, бөтен мәктәпне күз уңында тотучы җитди, эшлекле завуч ханым булып та, кырыс, таләпчән «физрук» булып та. Ә безнең бүгенге героебыз – 79нчы лицей-интернатның инглиз теле укытучысы Айнур Хөсәенов бу образларның берсенә дә туры килеп бетми кебек. Ул башка... Яшүсмерләрне үз артыннан ияртердәй күп белүче, кызыклы «дус егет»тер ул, бәлки. Яисә, укучыларның үз сүзләре белән әйтсәк, «Абый»дыр...

Айнур Хөсәеновның Чаллыдагы 79нчы лицей-интернатка эшкә килүе очраклы түгел. Үзе дә шушы ук мәктәптә укыган ул. 11нче сыйныфтан соң Чаллы педагогия университетына укырга кергәч тә, лицейдан аерылып бетмәгән – интернатта тәрбияче булып эшләгән. Югары уку йортын тәмамлагач, бирегә инде инглиз теле укытучысы булып килгән. Бу аның укытучы буларак каршылаган дүртенче уку елы икән.

– 79нчы лицейга килүеңә күптән булып чыга бит. Күңел үзгәрешләр теләмиме соң әле? – дип кызыксынам мин.

– Юк. Бездә кешеләр арасындагы мөнәсәбәт бик әйбәт, – дип җавап бирә Айнур.

Хәер, Айнур болай да аерым уку йорты кысаларына гына сыя торган егет түгелдер ул. Педагогия университетыннан соң ул әнә КФУда читтән торып филология факультетын тәмамларга, төрек теле белгечлеге алырга да өлгергән. Аннан педагогия университетында читтән торып психология факультетында укыган. Һәм үзен бүген психолог буларак та сынап карый башлаган – атнага бер тапкыр психология дәресләре алып бара, төрле тренингларда катнаша, мастер-класслар оештыра икән. Иң мөһимен әйтмәгәнбез әле – узган уку елында лицей җитәкчелеге Айнурга «Ел укытучысы-2018» Бөтенроссия укытучылар бәйгесендә катнашырга тәкъдим иткән. Һәм ялгышмаганнар – егет Чаллыда беренче урынны яулаган, ә Татарстанда иң яхшы ун укытучы арасына кергән.

Айнур белән бәйге турында сөйләшәбез.

Мин үз фикеремне әйтәм – бәйгедә үзенчәлекле, кызыклы укытучылар җиңү яулыйдыр, дим. Айнур минем белән нигездә килешә, әмма сөйкемле елмаеп, үз фикерен дә өстәп куя: чынбарлыкта бик яхшы укытучылар да җиңми калырга мөмкин, чөнки профессиональлек кенә түгел, өстәмә сыйфатлар да таләп ителә бит, ди. Әйтик, йөзләгән кеше алдында чыгыш ясау.

Инде бәйге кебек күргәзмә чараларны читкә куеп, гадәти укытучы тормышына күчәбез. Укытучы булып эшләгән бу өч ел эчендә Айнур шуны (иң мөһимен!) аңлаган: бер дәрестә, ягъни 45 минут эчендә дөньяны үзгәртеп була икән!Укытучы халкы өчен бу, билгеле, яңалык түгелдер. Ләкин ниндидер хакыйкатьне ишетеп белү – ул әле бер хәл. Ә үз тәҗрибәңнән чыгып шуңа инану – бөтенләй икенче бит.

Һәм, гомумән, Укытучыны мәктәптә шушы игелекле теләк – дөньяны яхшы якка үзгәртәсе килү китерәдер дә ул, бәлки. Яшь буынны акыллы, белемле, кызыклы итеп күрәсе, язмышларны матуррак итәсе килү дистә еллар буе балалар янында эшләргә көч һәм сабырлык бирәдер.

 

Ризидә Гасыймова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: