Көмеш кыңгырау

«Тукай әкиятләренә ияреп»

Г.Тукай әкиятләре буенча музыкаль тамаша

Өлкән яшьтеге балалар өчен (5 – 6 яшь)

Максат: Балаларны Г.Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әсәрләрен өйрәнүгә теләк уяту. Шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына ирешү. Тукай әсәрләре аша югары әхлаклылык, бөек әдипнең иҗатына һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: Г.Тукайның тормыш юлы, балалар өчен язылган әсәрләре белән танышу. Әкиятләре буенча рәсемнәр ясау, музыкаль әсәрләр тыңлау.

Җиһазлау: Урман күренешләре ясап бизәлгән ширма; ширма каршына агачлар, бүрәнә, елга күренеше, төрле җәнлекләр, кәрҗин, алтын тарак, балта, күбәләк тоткыч, капчык, бүре башы;

Һәр күренеш музыка ярдәмендә уза.

Киемнәр: Күбәләк, Акбай, Шүрәле, Су анасы, Кәҗә, Сарык, Ир, Хатын.

Катнашалар: Алсу, Дус кыз, Акбай, Күбәләк, Бәрән, Кәҗә, Шүрәле, Батыр, Малай, Су анасы, Балыклар, Әкиятче, Алып баручы. 

Алып баручы:

Тукай туган ямьле яз аенда,

Кырлай дигән татар авылында.

Моңлы җыры, үткен сүзе белән

Ул дөньяга шуннан танылган.

Туган телен җырга салган Тукай

Телебезне бик тә яраткан.

“Шүрәле”не, “Су анасы”н укып,

Күпме бала күңлен яңарткан.

 

Әкиятче:

- Бер матур авылда яшәгән Алсу исемле кыз. Алсу әнисеннән рөхсәт сорап иптәш кызы белән урманга җиләккә киткән , үзләре белән Акбайны да алганнар

(Алсу иптәш кызы һәм Акбай белән керә. Алсуның кулында кәрҗин, ул җиләк җыеп читкәрәк китә, дус кызы Акбайны өйрәтә)

“Кызыклы шәкерт” шигыре

Әйдәле, Акбай! Өйрән син , арт аягың берлә тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Ник газаплыйсың болай син, ин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

Дус кыз як-ягына карый, Алсуның юклыгын күреп, аны эзләп, Акбай белән залдан чыгып китә.

Дус кыз: Алсу,Алсу…..

(Алсу Аланга чыга. Урманга соклана, кошлар тавышын тыңлый . Күбәләкләр очып керә, )

“Күбәләк” биюе

Алсу сокланып:

Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп.

(Алсу күбәләкләр артыннан чыгып китә)

Җыр “Бала белән күбәләк” З.Хабибуллин көе, Г.Тукай шигыре.

Залга җырлап Бала белән Күбәләк керә.

Бала: Әйт әле, күбәләк

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп

Табаламсың ризык?

Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

(Күбәләк очып чыгып китә. Бала күбәләкне тотарга теләп артыннын чыгып китә.)

( Ерактан кәҗә белән бәрән кычкырган тавыш ишетелә. Як-ягына каранып залга Алсу керә)

Алсу: Нинди тавыш бу?! Кәҗә белән сарык урманда нишләп йөриләр?(аптырап җилкәләрен җыя) карыйм әле (тавыш килгән якка китә)

Әкиятче: Борын заман бер ир белән хатын торган.

Тормышлары шактый гына фәкыйр булган.

Асраганнар бер кәҗә белән бер сарык.

Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Әйтә бер көн ире :

Ир: Кара монда хатын,

Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык

Ашап ята бушка гына алар азык.

Хатын: Ирем ярар, ярар

Бу икенең китүенә булсын карар

Кәҗә белән Сарык хәзер китсең бездән

Аларны соң асрап ятып ни файда бар.

(Кәҗә белән Бәрән керәләр. )

Кәҗә белән Бәрән:

Икебезгә бер зур гына капчык тегеп

Киттек икәү кырга таба юлга чыгып.

(Бүре башын күрәләр.)

Кәҗә: - Нәрсә соң бу? Бүре башы! Әй мин куркам!

Бәрән: - Мин дә куркам!

Кәҗә: - Сарык абзый, син көчлерәк!

Сарык: - Син Сакалбай, гайрәтлерәк!

Кәҗә белән Бәрән: Әйдә алайса икәү тотып колагыннан

Салыйк Башны шушы капчыкның төбенә.

Әкиятче : Тагын болар урман буйлап сәфәр китте,

Нәрсә языйм хикәям дә шунда бетте.

(Бүре башын капчыкка салып, кычкыра-кычкыра чыгып китәләр. “Бе-ее, Ме-ее”. Җырлап Алсу керә, җиләк җыя.)

Җыр “Дәү әнигә бүләккә”

Җиләк җыям чиләккә Бүләккә, бүләккә

Дәү әнигә бүләккә Җиләк җыям чиләккә.

Ул бүләккә шатланыр Бүләккә, бүләккә

Мине тагын яратыр. Җиләк җыям чиләккә.

(Шүрәле кычкырган тавыш була. “Шүрәле” балетыннан “Огненой Ведьма” (0.20) көй уйнала. Ф.Яруллин көе. Агачлар арасында Шүрәле йөри)

Алсу куркып:- Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра!

(“Айфара ”төркеменең ”Шүрәле”минусовкасына бии-бии Шүрәле балалар янына килә алар белән кети-кети уйнамакчы була )

Шүрәле Алсуны күреп: - Әй, сылу кыз, кил әле, синең белән уйнык бераз кети-кети.

Алсу:- Юк, юк мин синнән куркам.

(Батыр керә).

Батыр: - Кем монда тавышлана?

Шүрәле: -Син кем? Синең исемең ничек?

Батыр: - Мин Былтыр!

Шүрәле: - Әйдә кети-кети уйнык.

Батыр (агачка күрсәтеп): - Элек агачны арбага салырга булыш, аннары уйнарбыз. Әйдә минем белән.

(Зал артына алып чыгып китә. Сәхнә артыннан Шүрәленең кычкырган тавышы ишетелә. )

Шүрәле: - Былтыр кысты, Былтыр кысты!

Алсу (Батыр артыннан кычкырып кала): - Рәхмәт Батыр.

Батыр: - Сау бул, Алсу!

Алсу: - Сау бул!

Алсу: - Нинди матур урман, саф һава, кошлар сайрый, тәмле җиләкләр үсә.

(Агач төбенә барып утыра. Зәңгәрсу тукыманы ике башыннан тотып су –Елга ясала, Суда балыклар бии, малай су коена һәм су анасы чыга. Су анасы елга янында утырып кала. Кулында алтын тарак. Балыклар су төбенә югала. Су анасы утырып чәчләрен тарый. Малай судан чыга. Елга янына килә.)

Малай:

Җәй көнне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,

Чәчрәтеп уйным, чумам, башым белән суны сөзәм.

Бервакыт, китәм дигәндә, тоште күзем басмага.

Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада. (Суанасы чәч тарый)

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак

Шул тарак белән утыра тузгыган чәчен тарап.

Чәчләрен үргәч торып сикерде, төште суга ул, (Суанасы суга кереп юк була)

Чумды да китте, тәмам юк булды, күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага

Җен оныткан ахрысы, калган тарагы басмада.

(Малай таракны алып йөгерә, артына карый)

Як-ягыма һич кеше дә юклыгын белдем дә мин ,

Чаптым авылга таракны тиз генә элдем дә мин.

- Аһ, харап эш, Су анасы да минем арттан чаба!

Су анасы: - Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!

(Су анасы малай артыннан чаба. Алсу аланга чыга.)

Алсу: - Урман бик серле икән!

Җиләкләре күп икән. Җиләкләремне алыйм да тизрәк өйгә кайтым. Иптәш кызым да югалды, Акбай да күренми. (кычкырып ) Акбай Акбай...(Залдан чыгып китә)

(Артистлар чыгалар, барыбыз бергә җырлыйбыз.)

“Туган тел җыры”

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем си н туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

Тәмам.

Кулланылган әдәбият: Г.Тукай әкиятләре: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык" турында әкият”, Г.Тукай “Шигырьләр".


Казан шәһәре Яңа Савин районы №129 балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Шәрәфетдинова Г.Н., музыка җитәкчесе Манина Э.И.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: