Көмеш кыңгырау

Тәгәри китте йомгагым, йомгак түгел – җырларым

Бүген Чаллының үзәк китапханәсендә шагыйрь Мәхмүт Газизов истәлегенә багышланган кичә булды.

...Тәгәри китте йомгагым, 
Йомгак түгел – җырларым, 
Йомгак очын мин, дусларым, 
Сезгә бирәм, сезнең кулга 
Тәгәрәсен йомгагым. 
Мәхмүт Газизов, «Йомгак очы».

Бүген Чаллының үзәк китапханәсендә шагыйрь Мәхмүт Газизов истәлегенә багышланган кичә булды. Кичәгә укытучылары Фирая Галимханова белән 10нчы мәктәпнең 2нче"В" сыйныфы укучылары килгән иде.
Кичәне Роза ханым Хәмидуллина алып барды. Ул кыскача гына шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына тукталып китте.

Әдипнең иҗат эшчәнлеге урта мәктәптә укыганда башлана. Аның «Такташ безнең белән» исемле беренче шигыре тугызынчы сыйныфта укыган вакытта, «Җиңү байрагы» газетасында басыла. 

Такташ үлгән диләр... 
Безнең өчен 
Ошамый бу дөрес хәбәргә. 
Мин килешмәс идем, 
Берәр кеше: 
Онтылыр ул, дисә әгәр дә. 
Ул үлмәгән! 
Аның исеме исән, 
Киләчәккә өндәп эндәшә. 
Ул үлмәгән! 
Безнең белән бергә 
Җирдә хаклык өчен көрәшә.


Мәхмүт Газизовның туган ягына багышлап язган шигырьләре дә шактый. 

Туктар, белмим, исем булгандырмы, 
кушаматмы әллә нибары, 
кенәгәдә писарь язып куйган 
сүзләр калган: «Туктар-Урдалы». 
Нишләп туктасын дип безнең авыл, 
озын сүзне артык эш күргән, 
күбесенчә Урдалы ди халык, 
«Туктар» дигән җирен төшереп. 
Барган авыл, әйе, туктамаган, 
туктар чиккә ничә җитеп тә, 
алга барган, 
барган җәяүләп тә, 
ат булмаса үгез җигеп тә...
«Туктар-Урдалы»


Мәхмүт Газизовның хезмәт юлы Лениногорск районы Федотовка авылы урта мәктәбендә башланып китә. Ул татар әдәбияты, тарих-җәмгыять белеме дәресләреннән балаларга белем бирә. Шуңа күрә, аңа балалар тормышы якын була, ул, балалар телен аңлап, балалар тормышын чагылдырган шигырьләрен яратып яза. 
 


Җимеш кирәк бәлешкә, 
барыйк икән кай төшкә? 
–Җимеш-җимеш, син кайда? 
– Баланда мин, баланда. 
– Балан-балан, син кайда? 
– Болында мин, болында. 
– Болын-болын, син кайда? 
– Түгәрәк күл буенда. 
– Тәгәрәк күл, син кайда? 
– Тугайга кил, мин монда! 
Тугайда күлне күреп, 
Болын эченә кереп, 
Баланның иң кызылын 
Җыеп йөрдек көн озын. 
Балан-балан бал гына, 
Тәмле икән җимеше. 
Әнигә – туган көнгә! – 
Бүләк булды бәлеше. 
«Балан» 

 

Шахмат булып уйнадык – 
шах, мат куеп уйнадык. 
«Король» Кәрим мактана, 
мин хуҗа, ди, тактада. 
зинһар, дибез, мактанма, 
күп сөйләшеп мат алма. 
Әй сикерә, чаба ат, 
ат дигәнем – Салават. 
Кәримне чак отмады, 
ярый куып тотмады. 
Чаптык алга табан
да, 
артка, янга табан да, 
шах биреп мат куймыйча 
туктамадык һаман да. 
Барыбер җиңдек «Король»не – 
ул мактанчык Кәримне. 
«Мактанчык Кәрим» 

– И син көчек-көчеккәй, 
Иренмисең ничек, әй! 
Йөгерәсең-чабасың, 
Качсам эзләп табасың. 
Эт койрыгын уйнатты – 
Эндәшкәнне яратты. 
– Һау, коймагың и-кәү, – ди, – 
Берсен бирсәң и-икән, – ди. 
– Бирәм-бирәм, җәлләмим, 
Саранмы соң әллә мин?! 
Мә, күчтәнәч булсын ул, 
Дуслыгыбыз өчен ул. 
Эт койрыгын уйнатты – 
Күчтәнәчне яратты. 
«Күчтәнәч»

Мәхмүт Газизов 1970 елда Чаллыга КамАЗ төзелешенә килә. Анда тулай торакта тәрбияче, төзелештә геодезист, мастер, тимерчелек заводында эшче булып эшли. «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли. Әдип әнә шулай тормышны өйрәнә, булачак әсәрләре өчен материал туплый.

 
Ватан 
сукты чаңны: 
– Чаллы! 
– Чаллы!! 
– Чаллы!!! 
Ә яшьлекне зәңгәр 
юллар дәшкән чагы, 
күңел җилкенергә 
нәрсә кирәк тагы?! 
«Өмә»

 



Бүгенге очрашу гадәттәгечә зур залда түгел, ә китапханәнең Әдәбиятны өйрәнү музеенда булды. Кечкенә залда тарих исе килеп торган экспонатлар арасында очрашып сөйләшү балаларга бик яхшы тәэсир итте.

Алар белән очрашырга Мәхмүт Газизовның тормыш иптәше Нурсинә ханым һәм шагыйрь Мансур Сафин килгән иде.
Нурсинә ханым шагыйрьнең гаиләдә бик яхшы кеше, ике кызларына ягымлы әти булуын сөйләде. Балалар белән аралашырга бик ярата иде, мәктәпләргә укучылар белән очрашуларга бик яратып йөри иде, дип искә алды. Мәхмүт абыйның күпсанлы мактау грамоталарын, истәлекле кулъязмаларын алып килгән иде. Балалар әлеге кулъязмаларны, язучының китапларын кызыксынып күзәттеләр, укып та карадылар. Алар бу очрашуга әзерләнеп килгәннәр - Мәхмүт абыйның шигырьләрен өйрәнгәннәр:



Әдип үзе балалар белән очрашуларда, төрледән-төрле уеннар уйнатып, санамыш, тизәйткечләр әйттерә, балаларның уеннарда катнашуын ярата торган була. Бүгенге кичәнең бер кызык моменты Мәхмүт абыйның санамышларын әйтү булды. Санамышта артык калган балага "җәзасы" да бирелде:
 


Арыш, бодай 
Бүләбез, 
Аны болай 
Бүләбез: 
– Җитез, уңган, 
Таза, нык. 
Таза, ныкка – 
Биш капчык. 
Ялкау, сытык, 
Мактанчык. 
Мактанчыкка – 
Буш капчык. 
Буш капчык, уеннан чык! 
«Буш капчык»



Кичәдә балалар Мәхмүт Газизовның үзен дә күрделәр, тавышын ишеттеләр - “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясе төшергән тапшыруның өзеген карап үттеләр.



Мәхмүт Газизов “Бер, ике, өч…”, “Гаҗәеп көн”, “Мәйдан”, “Ике куян койрыгы”, “Бүремалай белән Аюбай” һ.б. китаплар авторы. Ул балалар өчен бик күп шигъри әкиятләр, шигырьләр һәм санамышлар язган.

Быел 8 нче февральдә Мәхмүт Газизовка 80 яшь тулган булыр иде.

Мәхмүт Газизов: «...Минем күп китапларым, нигездә, ата-аналарга, укытучыларга, тәрбиячеләргә адресланган. Алар – татар теленең кулланышын киңәйтү максатында менә дигән шигъри дәреслекләр», – дип язып калдырган. 

Аның китаплары шушы ниятне тормышка ашырып, киләчәктә дә кулланылышта булсалар иде. 

Алтын балык (чын әкият)

Әлеге матур кичәдән башка өзекләрне Безнең ютуб каналда карагыз Ә фотолар фотогалереядә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: