Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Смартфоннар өчен татар кушымталары

Смартфоннар өчен татар кушымталары башта аз санлы һәм начар сыйфатлы булса, хәзер инде күп һәм тематика төрлелеге белән дә игътибарга лаек.

Ашарга пешерү, танышу, Коръән укырга өйрәнү, татарча әкиятләр - нинди генә кушымталар уйлап чыгармаганнар. Кайбер кызыклы дип тапканнарын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Татар телен өйрәнү

Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дә берничә кушымта бар.

“Татар сүзе”  - татар сүзләрен өйрәнү, тел байлыгын арттыру өчен эшләнгән. Һәр көн яңа сүздән башлана.

“Миңа нык ошады бу кушымта. Мөселманнарга файдалы әйбер эшләгәнсез", - дип фикерен белдергән Азамат Девятов. “Бәлки Коръән сүрәләре һәм хәдисләрдән тыш, һәркөнне куллана алынган матур, әдәби сүзләрне дә кертергәдер?” – дип тәкъдим иткән Замирә исемле кулланучы. Аудио рәвешендә дә сүзләр әйтелешен кертергә кирәк дигән фикерләр язылган. 4,3 йолдызга бәяләнгән.

“Татар теле тренажеры” - татар сүзләрен истә калдыру кушымтасы. Программа ике телдә эшләнгән. Рус сүзе бер якта, татарчасы икенче якта бирелә. Рус сүзен татар сүзенә туры китерергә кирәк. Әгәр тәрҗемә дөрес сайланган булса, пар сүз юкка чыга. Төзәтү өлешендә сүзләрнең татарча әйтелешен тыңларга була.  Кулланучылар 4,3 йолдызга бәяли. 

“Яхшы кушымта. Ләкин башта рәсемнәр белән аңлатсалар, әйбәт булыр иде. Бөтен кеше дә татар телен белеп бетерми бит”. “Кушымта кызыклы. Шулай да, өйрәнгән сүзләрне төшереп калдыру үзенчәлеген кертсәләр, яхшы булыр иде”, - дип язучылар бар. 

Татар телен өйрәнү дәрәҗәңне сынарга теләсәң, викторинада катнаша аласың. 

“Татар App”  - татарча викторина. Әлеге кушымта мәктәп укучылары өчен аеруча файдалы. Татар теле белемен арттырырга теләгәннәргә дә менә дигән мөмкинлек.

4 йолдызга бәяләнә әлеге кушымта. “Авторга рәхмәт. Күбрәк татар телендә кушымталар ясагыз”, “Сораулар җиңел”, “Яхшы уен. Татар телен өйрәнергә була”, - дип яза кулланучылар. 

Нәрсә укырга?

“Татар электрон китапханәсе”– әлеге кушымтада татар китаплары, татар әдипләренең язмалары тупланган. Кушымтаны 4,8 йолдызга бәялиләр. “Укыйсы килгән бер генә язучыны да очратмадым, монда мәктәп программасы буенча 30 ел элек үткән классиклар гына”, – дип яза Хәмит Шәйхелисламов комментарийда. “Шәп! Тагын да күбрәк китапларны өстәсәгез иде”, “Кушымта әйбәт, ләкин күп кенә кызыклы әсәрләр юк монда”, - дигән фикерләр очрый. 

Тәрҗемәче дус

Китап укырга тотындык, ә кайбер сүзләрне белмисең. Нишләргә? Татарча сүзлекләр  - синең иң яхшы дусларыңа әйләнә.

“Татарча словарь”– татар-рус телендәге сүзлек. Монда рус-татар сүзләре 20 мең, татар-рус сүзләре – 15 мең. 3,9 йолдыз. “Теләсә кайсы сүзне шундук таба. Татар телен бик белеп бетерми идем. Кушымтага рәхмәт, әкренләп өйрәнә башладым”, “Тулы җөмләләрне тәрҗемә итеп булмый, шунысы начар”, - дип яза кулланучылар. 

“Тат.Dict”– татарча-русча сүзлек. Татар телен өйрәнергә булыша. Интернетсыз эшли. 60 меңгә якын сүз бар. 4,2 йолдыз. “Зур рәхмәт. Бу  - иң яхшы сүзлек. Татар клавиатурасы да бар” дигән комментарийлар бар.

“Англо-татарский словарь”– бу кушымта сүзләрне татарчадан инглиз теленә, инглиздән татар теленә тәрҗемә итәргә булыша. 4,2 йолдыз. Кулланучы фикерләре:  “Бик яхшы кушымта. Эшен камилләштереп дәвам итегез”. “Әйбәт сүзлек. Ләкин инглиз сүзләре белән латиницада татар сүзләре бар. Чыганак язылмаган. Ничә сүз барлыгы билгесез”. 

Җыр тыңлыйбыз

“Татарстан онлайн радио”– бу кушымтада "Татар радиосы", "Күңел", "Курай" радиолары бар. Интернет кушылган булса гына эшли. 4,1 йолдыз. 

“Татарское радио” - "Татар радиосын" тыңлап була. 4.5 йолдыз. “Тәртип, Болгар радиосын өстәгез” дигән фикерләр белдерелгән. 

Татар милли ашлары

“Татарская кухня”– татар халкы милли ризыкларын пешерергә өйрәткән кушымта. Яшь хуҗабикәләргә менә дигән булышчы. Камыр ясау, аш пешерү, чәкчәк ясаудан башлап, бәлеш пешерергә дә өйрәтәләр. 4,7 йолдызга лаек. “Татар ашы дигән. Ә рецептка дуңгыз ите кертелгән” дигән комментарийлар бар. 

Бу кушымта да ашарга пешерергә өйрәтмәсә, кафе эзлисе генә кала. Ә мөселман кафесын ничек табарга соң?

“Хәләл гид”: Мәчет, Намаз, Коръән – хәләл гид кушымтасы. Шәһәрдәге хәләл кафеларны табып бирә. Мәчетләрнең урнашкан урынын күрсәтә. Намаз вакытлары күрсәтелә, шулай ук имамга кызыксынган сорауны биреп була. 4,8 йолдыз. Кулланучылар фикере: “Мөселманнарга булыша торган кушымта булуы сөендерә. Шулай ук кушымтада Коръәнне ничек укырга, галимгә сорау биреп була”, “Кушымта уңайлы. Ләкин намаз вакытлары туры килми”, “Миңа имам җавап язмады”.

Дини китаплар белән танышу

“Татар Коръән”– татар телендә Коръәннең бушлай тәрҗемәсе. Кушымтаның тасвирламасы татар-рус телендә. Аерым сүзләр татарча, кайберләре русча язылган. Җөмлә төзелеше дөрес түгел. 4,8 йолдызлы. 

 “Изге Язма”  - Библиянең татарчага тәрҗемәсе. Терминнарның кыскача сүзлеге дә бирелгән. 5 йолдыз. “Молодцы! Бөтен Библияне тәрҗемә иткәнсез”, “Бик яхшы тәрҗемә” дип яза кулланучылар. 

Балалар өчен кушымталар

“Шаян Әлифба”– балалар өчен татарча әлифба. Уйна һәм өйрән. Әлеге кушымта аша бала татар хәрефләрен, сүзләрен, саннарны, төсләрне, шигырьләр өйрәнә ала. Кушымта филология фәннәре кандидаты, доцент Гөлнар Гайнетдинова  тавышы белән яздырылган. Бала, төймәләргә басып, хәрефләрнең яисә сүзләрнең әйтелешен, саннарны һәм төсләрне өйрәнә, җырларга шигырь сөйләргә өйрәнә ала. “Шаян Әлифба” да имтихан өлеше дә бар. Монда рәсем яисә хәреф табарга тәкъдим ителә. Өч хаталы җаваптан соң чираттагы сорауга күчеп була. 4,9 йолдыз. 

“Бар да ошады” Рәхмәт бик зур”, “Татар телен өйрәнергә була”, – дип яза “Шаян Әлифба” кулланучылары. 

“Шурале интерактив 3D сказка” – кушымтасы балаларны Тукай әкияте белән таныштыра. 2-8 яшьлек балалар өчен каралган. 4,8 йолдыз. “Минем сеңлемә бик ошады. Рәхмәт”. “Китап яхшы. Кызганыч, ул берәү генә”, - дип яза кулланучылар. 

“Семь жемчужин”– әлеге кушымта китаптагы рәсемнәргә булганнарга “җан кертергә” булыша. 4,8 йолдыз. “Кызыклы кушымта. Беренче сыйныфта укыган кызыма да, олы кызыма да бик ошады” – дип яза Эльза Сафиуллина. Видеодан программаның ничек эшләгәнен карый аласыз.

 

"Әлифба" - 0 дән алып 12 яшьлек балалар өчен каралган татарча кушымта. Әлеге кушымта үз эченә татар хәрефләрен, сүзләрен өйрәтүне, әйтелешен күрсәтүне ала. "Кушымта әйбәт, ләкин мин 10 сүз өйрәнгәннән соң түлисе булыр дип уйламаган идем. Тулы алфавитны карыйсым килгән иде", "Кушымта шәп! Ләкин планшетта яхшы эшләми, хата чыгара," - дип язучылар бар. 

Татар телле клавиатуралар

Социаль челтәрләрдә, гомумән, телефоннан хатлар язганда татар телендә язу мөмкинлеге бар.

“Тиз. Яз”– татарча клавиатура. Татар телендә аралашкан кешеләр өчен уңайлы. Аның ярдәмендә сез татарча текст бастыра алачаксыз, ә төймасарга кертелгән сүзлек сезгә күп вакытны саклап калырга ярдәм итәчәк. 4,2 йолдыз.

“Сүзлектә сүзләр бик аз,” - дип яза кулланучылар. 

 “Татарская клавиатура” – татар телендә язарга мөмкинлек бирә торган кушымта.

Бу кушымта 3,8 йолдызлы. “Дүрт хәреф җитми. Нечкәлек, ш койрыклы, һ , ц хәрефләре” дип яза кулланучы. 

Татар исемнәре

Исемең ничек? Ә ни аңлатканын беләсеңме? Мөгаен күпчелек үз тормышында шушындый сорауларга тап булгандыр.

“Мусульманские имена” – бу кушымтада мөселман татар ир-атлар һәм хатын-кызлары исемнәре нәрсә аңлатканы турында языла. Үзегезнең исемегезнең ни аңлатканын беләсегез килсә, яисә туачак балага исем сайлаганда әлеге кушымта ярдәмгә килә. 3,6 йолдыз. “Үзебезнең кызыбызга исем таптык. Рәхмәт!” - дип язалар.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/smartfonnar-chen-tatar-kushymtalary/

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА

Фото: Светлана Щеглова, Play Маркет

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарча смартфон татар