Көмеш кыңгырау

Сигезенче төс

Мин Үлемне уң беләгемдә тойган көннән дөнья үзгәрде. Кешеләр, үзләренең катлы-катлы кабырчыгын салып, нур көлтәсенә әверелде. Баштарак бу үзгәреш мине куркытса да, акрынлап күнектем. Болай җиңелрәк тә иде. Юкса һәркемнең эчендә ни яшеренеп ятканын юрап баш ватарга туры килә. Барыбер берсенең дә чын асылына төшенеп җитә алмыйсың. Ә хәзер... Хәзер...

Мин Үлемне уң беләгемдә тойган көннән дөнья үзгәрде. Кешеләр, үзләренең катлы-катлы кабырчыгын салып, нур көлтәсенә әверелде. Баштарак бу үзгәреш мине куркытса да, акрынлап күнектем. Болай җиңелрәк тә иде. Юкса һәркемнең эчендә ни яшеренеп ятканын юрап баш ватарга туры килә. Барыбер берсенең дә чын асылына төшенеп җитә алмыйсың. Ә хәзер... Хәзер һәркемнең нурлары нинди төс таратуына күз ташлап, аның кем булуын беләсең. Ул нурлар, нәкъ син әйткәнчә, Салават Күпере төсләрендә.

Мин синең җирдә чакта нинди төс таратуыңны ваемлап бетермәсәм дә, ул нурның яктысын бүген беләгемдә тоям. Салават Күперендә ничә төс барлыгын миңа иң беренче булып күрсәткән кеше син булдың.

- Кызым, күрәсеңме, Салават Күперендә җиде төс бар. Ул төсләр - иң дөрес һәм камил төсләр. Әлеге җиде төснең барысына да ия булган зат - кешелекнең таҗы. Син ул җиде төсне күңелеңә сеңдерергә тиешсең. Аларның һәрберсенең үз атамасы бар. Яле, шуларның берсен булса да тотып ал!

Һәм мин, аяк астымда җир барлыгын тоймыйча, Салават Күпере сузылган офык читенә йөгерәм! Без бүген икәүләп көткән сарыклар көтүен ера-ера. Тирә-ягымда ахмак бәрәннәр бәэлдәп кала.

- Бабай! Бабакай! Салават Күперендә зәңгәр төс бар!

Синең ирен читләреңә серле көлемсерәү җәелә:

- Һииии! Син бүген зәңгәр төсне аулап алдың, алайса! Бел: зәңгәр төс - хыялыйлар төсе.

Кояш Мишә читенә авышып, һавага чык исе таралгач, без көтүне җыеп, авылга кузгалабыз. Бүген миңа үтә дә җитди һәм олы эш йөкләнгән - көтүдә дөньяга килгән сарык бәтиен авыл башына кадәр күтәреп кайту.

- Кара аны, ныклап тот. Әгәр бәтине җиргә төшереп җибәрсәң, без бүген авылга юлны таба алмыйча адашып йөриячәкбез!

Мин күңелемне баскан шомны сиңа сиздермәскә тырышып, кочагымдагы бәтине күкрәгемә ныграк кысам. Ул җылы йомгак булып беләгемдә йомарланып ята. Әнкәсе исә янәшәмнән юл буе борчулы бәэлдәп кайта. Авылга килеп кергәч, бәтине хуҗасына тапшырам. Минем миссиям шунда тәмамлана.

- Син бүген безне исән-имин килеш авылга кайтарып җиткердең. Һәм беләгеңдә нәни бер тормышның тибешен тоеп кайттың. Син минем үскән кызым! - дисең син һәм минем тыңлаусыз чәч бөтеркәләремне тузгытасың.

Өйдә безне мичкә тәгәрәткән бәрәңге исе каршы ала. Мич алдында сүрелеп яткан утын түмәрләрендә зәңгәр ут бии.

- Кызым, көнегез ничек үтте? - дип сорый әбием. Мин бәрәңге кабыгы ябышкан кулларымны җәеп, аңа Салават Күперен күрсәтмәкче булам.

- Без бүген Салават Күперендә хыял төсе барлыгын ачыкладык, - дип җавап кайтара бабакай. - Ахрысы, ул төс аныкы булыр... Минем кызымныкы...

...Ул төсне мин гомер сукмагымда очраган һәр кешедә эзлим. Ул төс җиде төснең беренчесе һәм... иң асылы иде. Күптә түгел мин Салават Күперендәге төсләрнең җидесенә дә ия кешене очраттым. Сөйләсәм, синнән башка һичкем ышанмас иде бу могҗизага! Тик сиңа сөйләргә соңардым. Мин, кайтып, синең дөньяга йомылып барган күзләреңә баккач, алардан зәңгәрсу очкын йөгереп узды. Һәм син, соңгы көчеңне җыеп: "Кызым", - дип пышылдадың. Аннан... беләгемдә яткан гәүдәңдә яшәгән сихри тынны нур толымыдай апрель һавасына очырып җибәрдең. Ул тын минем күз алдымда соң кат талпынды да еракка - Салават Күпере күмелгән офыкка юл алды.

...Син хәзер, бәлки, Салават Күперенең җирдәгеләр күрми торган сигезенче төседер...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: