Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

"Шарлар чөябез"

Уенда 3 - 10 бала катнаша ала, урамда яки өйдә уйнарга мөмкин. Уенчыларның яше 5 - 7 булырга мөмкин.

Уенның максаты: баланы җитезлеккә өйрәтү.
Бер, ике, өч,
Сиңа көч,
Син моннан күч! —
санамышы ярдәмендә балалар беренче, икенче, өченче һ. б. уенчыларны сайлыйлар.
Уенның берничә туры бар. Шарны (диаметры 4—6 сантиметрлы шар) тота алмаган уенчыга штрафлы балл бирелә. Турларны үтеп, уен ахырында штрафлы балларны иң аз алган уенчы җиңүче була.
1  нче  тур. Укучылар түгәрәк ясап басалар. Аннары бер шарны (соңыннан ике шарны),  бер-берсенә бирә-бирә,  түгәрәк буенча йөртәләр. Шарны төшереп җибәргән уенчыга штрафлы балл бирелә.
2 нче  тур. Уенчылар, яртышар метр ара калдырып, түгәрәк ясап басалар. Аннары шарны, бер-берсенә ыргытып, түгәрәк буенча йөртәләр.
3 нче  тур. Өстәлдә бер шар ята. Уенчы уң кулы белән шарны өстәлдән ала һәм өскә чөя. Чөйгән кулның учы белән тиз генә өстәлгә суга да шарны ике кулы белән тота һәм өстәлгә куя. Уенчы шарны шулай итеп биш тапкыр чөя.
4 нче  тур. Өстәлдә бер шар ята. Уенчы уң кулы белән шарны өстәлдән ала һәм өскә чөя. Кулларын чабып ала да чөелгән шарны ике кулы белән тота һәм өстәлгә куя. Уенчы шарны шулай итеп биш тапкыр чөя.
5 нче  тур. Уенчының сул кулында шар. Уенчы шарны сул кулы белән өскә чөя һәм уң кулы белән тота. Тотылган шарны шул ук кулы белән өстәлгә куя. Уенчы шарны шулай итеп биш тапкыр чөя.
6  нчы   тур. Өстәлдә ике шар ята. Уенчы уң кулы белән бер шарны өстәлдән ала һәм өскә чөя. Өстәлдә яткан икенче шарны да тиз генә уң кулына алып, чөелгән шарны сул кулы белән тота. Кулларындагы шарларны өстәлгә куя. Уенчы шарны шулай итеп биш тапкыр чөя һәм шарларны өстәлгә куя.
7  нче  тур. Өстәлдә ике шар ята. Уенчы сул кулы белән бер шарны өстәлдән ала һәм өскә чөя. Уң кулы белән башта өстәлгә сугып ала һәм өстәлдә яткан шарны тиз генә шул ук кулына ала, ә чөелгән шарны сул кулы белән тота. Кулларындагы шарларны өстәлгә куя. Уенчы шарны шулай итеп биш тапкыр чөя.


"Уйный-уйный үсәбез" китабыннан, Казан, 2014, Татарстан китап нәшрияты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уен уен бүлмәсе