Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Менә ичмасам балык!

Сезнең ярты метрлы балык күргәнегез бармы? Ә без күреп кенә калмадык, аны елгадан үз кулыбыз белән тоттык та. Әй, кул белән түгел инде, кармак белән лә!

Узган җәй булды бу хәл. Без ел саен Сарман районы Нарат Асты авылына яраткан әбиебезгә кунакка кайтабыз. Әбигә йорт эшләрендә булышырга да, велосипедта йөрергә дә, балык тотарга да өлгерәбез җәйге каникулларда. Авылыбызның бәрәңге бакчалары артыннан гына бормаланып Игәнә елгасы ага. Туганым Эмиль белән менә шул елга буена килеп, җайлап кына утырдык яр буена. Яныбызда ун литрлы чиләк. Унбиш минут та үтмәде, калкавычыбыз нык итеп чиртә башлады. Кармакка эләккән зур карп балыгын Эмиль белән икәүләп көчкә тартып чыгардык. Балыкны кармактан алганда ул кулыбызда уйнады, сикерде, бездән качарга маташты, аннары туп-туры чиләгебезгә килеп төште. Менә ичмасам табыш дисәң дә табыш булды бу!

Җәй көне без елга буена Эмиль белән күп тапкырлар бардык, ләкин мондый балыкны бер генә мәртәбә эләктерә алдык.

Артём Васильев, Чаллы шәһәре, М. Вахитов исемендәге 2нче гимназия, 2А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ура!!!!!!!!!!