Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Ко­ла­гын­нан тарт та, маң­га­е­на чирт!

Без­нең һәр­бе­ре­без дә аңа ни­чә яшь икә­нен бе­лә. Ә ме­нә бу дөнь­я­да ни­чә көн яшә­ве­без без­гә бил­ге­сез. Кай­бер ил­ләр­дә яшә­гән көн­нәр­нең тү­гә­рәк да­та­сын үт­кә­рү бәй­рә­ме бар икән. Бе­рен­че итеп, ту­ган көн бу дөнь­я­га ки­леп, 1000көн яшә­гән­нән соң үт­кә­ре­лә.

Электән килгән гадәт

Без­нең ерак ба­ба­ла­ры­быз, ке­ше­не ту­ган кө­нен­дә бә­ла-ка­зә кө­тә дип уй­ла­ган­нар. Шу­ның өчен ту­ган кө­не бул­ган ке­ше янын­да аны сак­лар­га дип ту­ган­на­ры, дус­ла­ры җы­ел­ган. Алар, янә­се, үз­лә­ре­нең бү­ләк­лә­ре һәм из­ге те­ләк­лә­ре бе­лән ту­ган кө­нен үт­кә­рү­че ке­ше янын­нан шай­тан­нар­ны "ку­ып җи­бә­рә ал­ган­нар". Ту­ган көн­не те­ләк уй­лап, торт­та­гы шәм­нәр­не өреп сүн­де­рү - шу­лай ук бик элек­тән ки­лү­че га­дәт. Мә­җү­си­лек ва­кы­тын­да ке­ше­ләр үз­лә­ре­нең Ал­ла­ла­ры­на үте­неч бе­лән мө­рә­җә­гать итеп, аңа ба­гыш­лап шәм ку­еп, өреп сүн­дер­гән­нәр ди.

Ко­ла­гын­нан тарт та, маң­га­е­на чирт!

Без­нең иле­без­дә ту­ган кө­нен үт­кә­рү­че­нең ко­ла­гын­нан тарт­са­лар, Анг­ли­я­дә аны өс­кә чө­еп, идән­гә тө­ше­ре­рә­ләр, ә Из­ра­иль­дә урын­дык­ка утыр­тып өс­кә кү­тәр­сә­ләр, Ис­па­ни­я­дә маң­га­е­на чир­те­рә­ләр икән. Ә ме­нә Ка­на­да­да ту­ган кө­нен үт­кә­рү­че­нең бо­ры­нын май бе­лән бу­яп ку­я­лар. Шу­лай эш­лә­сәң, бә­ла-ка­за­лар ту­ган көн үт­кә­рү­че­не бо­ры­нын­нан то­та ал­мы­я­чак ди­гән ыша­ну йө­ри икән. Не­а­поль­дә исә маң­гай­га бу көн­не буяу бе­лән там­га сөр­теп ку­я­лар.

Ку­нак­лар­ны чип­сы бе­лән сый­лый­лар

Ита­ли­я­дә ту­ган көн­гә күп ке­ше ча­кы­ру га­дә­те бар. Ту­ган көн­гә бө­тен класс­ны, укы­ган төр­кем­дәш­ләр­не ча­кы­ры­лар. Бәй­рәм та­бы­ны­на, га­дәт­тә, чип­сы, поп­корн, пиц­ца, пе­ченье һәм, әл­бәт­тә, торт ку­е­ла. Фран­ци­я­дә ту­ган көн­гә ку­нак­лар­ны шим­бә яи­сә чәр­шәм­бе­гә ча­кы­ра­лар, чөн­ки бу көн­нәр­дә ба­ла­лар укыр­га йөр­ми. Бәй­рәм­гә ча­кы­ру кә­газь­лә­ре ку­нак­лар­га бер ат­на ал­дан та­ра­ты­лыр­га ти­еш, чөн­ки һәр ча­кы­рыл­ган ба­ла, бәй­рәм үт­кә­рү­че­ге ки­лә алуы ту­рын­да шал­ты­ра­тып тө­гәл җа­вап би­рер­гә ти­еш бу­ла. Һәр кил­гән ба­ла­га, ту­ган кө­нен үт­кә­рү­че кеч­ке­нә ге­нә бү­ләк­ләр би­реп җи­бә­рер­гә дә ти­еш икән. Гви­не­я­дә исә, ту­ган көн - иң зур бәй­рәм­нәр­нең бер­се дип са­на­ла. Бәй­рәм­гә ба­ла­лар әти-әни­лә­ре бе­лән ки­лә. Баш­та бәй­рәм та­бы­ны нә­ни­ләр өчен әзер­лә­нә. Ри­зык­лар мон­да кеч­ке­нә тә­лин­кә­ләр­гә са­лып чы­га­ры­ла. Торт­ка ку­ел­ган шәм­нәр­не сүн­дер­гәч, ку­нак­лар бү­ләк­лә­рен тап­шы­ра баш­лый. Шун­нан соң гы­на ба­ры­сы да ашар­га ке­ре­шә­ләр. Та­гын бер үзен­чә­лек -би­ре­дә бәй­рәм та­бы­ны ар­тын­да уты­рып тү­гел, ә ба­сып ашый­лар.

Пат­ша­би­кә үзе кот­лый

Юби­лей да­та­ла­ры бу­лып бик күп ил­ләр­дә 10, 30, 50 яшь ту­лу көн­нә­ре са­на­ла. Ту­ган көн чис­ло­сы бе­лән яшь са­ны ту­ры кил­гән көн­не, мә­сә­лән, 15нче чис­ло­да 15 яшь тул­са, ал­тын ту­ган көн дип атый­лар. Кай­бер ил­ләр­дә ту­ган көн йо­ла­ның бер өле­ше бу­ла­рак үт­кә­ре­лә. Мә­сә­лән, яһүд ма­лай­ла­ры 13 яшь тул­ган көн­не бар-миц­ву, ә кыз­лар 12 яшь тул­ган көн­не бат-миц­ву бәй­рә­мен үт­кә­рә­ләр икән. Ла­тин Аме­ри­ка­сын­да кыз­лар­ның 15 яшь тул­ган кө­не - кви­це­не­ра дип ата­ла. Бу көн­не кыз­бе­рен­че тап­кыр озын үк­чә­ле туф­ли ки­еп, әти­се бе­лән вальс би­ер­гә ти­еш бу­ла. АКШ­та исә, күп яшүс­мер­ләр "бал­лы 16 яшь", Гол­лан­ди­я­дә 5, 10, 15, 20, 21 яшь тул­ган көн­нәр­не зур­лап бәй­рәм итә­ләр. биг­рәк тә зур­лап бәй­рәм итә­ләр. Бу көн­нәр­дә ту­ган көн үт­кә­рү­че­гә зур бү­ләк­ләр би­ре­лә, аның утыр­ган уры­ны да лен­та­лар, шар­лар, чә­чәк­ләр бе­лән би­зә­лә. Анг­ли­я­дә 80, 90, 100 яшен ту­ты­ру­чы­лар пат­ша­би­кә­дән шәх­си кот­лау ала икән.

Ту­ган көн­сез кал­ган­нар!

Га­рәп ил­лә­рен­дә ме­нә, бәй­рәм итү ты­ел­ма­ган бул­са да, ту­ган көн үт­кә­рү га­дә­те юк. Япон­нар­га исә ту­ган көн бәй­рә­мен үт­кә­рү гел дә "тә­те­ми" икән. Ан­да бу көн­не, ту­ган көн үт­кә­рү­че­не тү­гел, ә аның әти-әни­сен кот­лый­лар. 3, 5 һәм 7 яшь­лек са­бый­лар өчен ту­ган көн берь­ю­лы ба­ры­сы өчен дә үт­кә­ре­лә. Ул "Си­то-Го-Сан" дип ата­ла. Иң кыз­га­ны­чы - бу көн ба­ла­ның үз ту­ган кө­не чис­ло­сы­на ту­ры кил­мәс­кә дә мөм­кин. Япо­ни­я­дә ту­ган көн­гә бү­ләк­ләр­не ба­ры тик 60, 70, 79, 88 һәм 99 яшь тул­ган көн­не ге­нә бү­ләк итәр­гә ярый. Ха­тын-кыз­лар­ның ту­ган көн­нә­ре бик озак ел­лар дә­ва­мын­да язы­лып та бар­ма­ган. Ту­ган көн бәй­рә­мен үт­кә­рү рөх­сә­тен ха­тын-кыз­лар ара­сын­да бе­рен­че бу­лып Кле­о­пат­ра ал­ган.

1000 кө­нең­не ту­тыр­дың­мы?

Без­нең һәр­бе­ре­без дә аңа ни­чә яшь икә­нен бе­лә. Ә ме­нә бу дөнь­я­да ни­чә көн яшә­ве­без без­гә бил­ге­сез. Кай­бер ил­ләр­дә яшә­гән көн­нәр­нең тү­гә­рәк да­та­сын үт­кә­рү бәй­рә­ме бар икән. Бе­рен­че итеп, ту­ган көн бу дөнь­я­га ки­леп, 1000көн яшә­гән­нән соң үт­кә­ре­лә.

Да­ру - кыйм­мәт­ле бү­ләк

Бо­рын­гы Көн­чы­гыш­та кы­лыч, пы­чак ке­бек оч­лы пред­мет­лар­ны бү­ләк итү - дус­лык­ны өзү­гә яный дип са­на­ган­нар. Әгәр дә бү­ләк итәр­гә те­лә­ге­гез бик зур икән, «я­выз көч­ләр­не ку­ар өчен», бу­ла­чак ху­җа­сы аның ха­кын тү­ләп алыр­га ти­еш. Гре­ци­я­дә исә бу­лав­ка, шпиль­ка, брош­ка ке­бек би­зә­нү әй­бер­лә­рен бү­ләк итү­не бә­хет­сез­лек алып ки­лү­гә юрый­лар. Бо­рын­гы грек­лар бу бә­хет­сез­лек­не бе­те­рү юл­ла­рын да бел­гән­нәр: бү­ләк ала­сы ке­ше­нең уч тө­бе­нә шул бү­ләк энә­се бе­лән ка­дар­га гы­на ки­рәк икән. Бү­ләк­кә кулъя­у­лык би­рү дә ае­ры­лы­шу һәм күз яшь­лә­ре бе­лән тә­мам­ла­на, ди­ләр. Шу­ны­сы кы­зык: әле кай­чан гы­на чик­кән кулъя­у­лык­лар... кыйм­мәт­ле бү­ләк дип са­нал­ган! Фран­ци­я­дә га­сыр ба­шын­да шун­дый юра­ма яшә­гән. Дус­та­нә мө­га­мә­лә бул­ган­да, ши­гырь­ләр то­мын ир-ат­лар­га һәр ха­тын-кыз би­рә ал­ган. Ә ир-ат­лар­ның исә шо­ко­лад, хат, ши­гырь, чә­чәк сак­лар­га би­зәк­ле тарт­ма­лар бү­ләк итүе алар­ның дә­рә­җә­сен ге­нә арт­тыр­ган. Бо­рын­гы чор­лар­да да­ру­лар­ны да бәл­лүр са­выт­лар­га са­лып, кыйм­мәт­ле бү­ләк рә­ве­шен­дә тап­шыр­ган­нар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев