Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Хыяллар тормышка ашсын!

Тагын Соңгы кыңгырау җитте. Уку елының иң сөенечле һәм... ямансу да көннәре.

Чыгарылыш сыйныфлары өчен бик җаваплы чор бу: дәүләт имтиханнары тапшыру, һөнәр, уку йорты сайлау вакыты. Чаллы шәһәренең 18нче мәктәбе 11А сыйныфы укучысы Ләйсән Гыймранова белән дә без бүген менә һөнәр турында сөйләшәбез.

– Мин архитектор булырга телим, – ди Ләйсән.

Ни өчен нәкъ менә архитектор дигән сорауга да җавабы әзер – чөнки ул төгәл сәнгать. Быел 11не генә түгел, Чаллыдагы 2нче санлы сәнгать мәктәбен дә тәмамлый Ләйсән. Инде уку йортын да (Казан Дәүләт Архитектура-төзелеш университетын) сайлаган һәм каникулларында әлеге уку йорты оештырган курсларда укыган.

Үз юлыңны табу җиңел түгел. Хыяллана белү генә җитми мәктәп тәмамлаучыларга, кыюлык та кирәк, Ләйсәндәге кебек тырышлык, түземлек, максатчанлык та. «Көмеш кыңгырау» сезгә – барыгызга да уңышлар тели, кадерле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев