Көмеш кыңгырау

Кем нин­ди йорт­та яши?

Йорт­лар дип күч­мә ха­лык­лар­ның тир­мә­сен дә, би­ек итеп тө­зел­гән күк­те­рәү­ләр­не (не­боск­реб) дә атап бу­ла.

Ке­ше­ләр яши тор­ган йорт­лар­ны тө­тен дип тә әйт­кән­нәр. Йорт сү­зе кай­чан­дыр ту­ган ил, дәү­ләт мәгъ­нә­сен­дә йөр­гән, мә­сә­лән, Се­бер-йорт, Идел-йорт.

Ни­чек ке­нә атал­мый йорт­лар?!

Төнь­як Аме­ри­ка­да – виг­вам, ти­пи, хо­ган, Ис­па­ни­я­дә – паль­я­со, Ита­ли­я­дә – трул­ло, Кы­тай­да – фан­за, Ук­ра­и­на­да – ха­та, ма­зан­ка...

Тир­мә (ки­ез өй) – күч­мә ха­лык­лар­да (төр­ки­ләр­дә, мон­гол­лар­да) җи­ңел ко­ры­ла һәм кү­че­ре­лә тор­ган өй. Өс­тән ки­ез бе­лән кап­ла­на. Бү­ген­ге за­ман­да Ка­захс­тан, Мон­го­лия, Ур­та Азия ил­лә­рен­дә кө­тү­че­лек бе­лән шө­гыль­лән­гән ке­ше­ләр­дә кул­ла­ны­ла. Без­нең бо­рын­гы ба­ба­ла­ры­бы – хун­нар (сөн­нәр) да тир­мә­ләр кор­ган.

Ка­на­да эс­ки­мос­ла­ры­ның бер өле­ше кы­шын иг­лу­да яши. Иг­лу – гөм­бәз рә­ве­шен­дә кар яки боз «кир­печ­ләр­»ен­нән тө­зе­лә. Би­ек­ле­ге ике метр, киң­ле­ге дүрт метр ча­ма­сы бул­ган бу кар йор­ты җил-бу­ран­нан бик сак­лый икән. Кай­ва­кыт эч­ке ягын җән­лек ти­ре­лә­ре бе­лән дә кап­лый­лар. Бер­ни­чә иг­лу­ны то­таш­тыр­ган тон­нель­ләр урам­га чык­мый гы­на ку­нак­ка йө­ре­шер­гә ки­рәк икән!

Чум – кай­бер Се­бер ха­лык­ла­ры­ның күч­мә то­ра­гы. Ул бо­лан ти­ре­лә­рен кол­га­лар­га тарт­ты­ры­лып ко­ры­ла. Ке­рү юлын кы­шын ти­ре­ләр, җә­ен ту­кы­ма бе­лән то­ма­лый­лар. Чум­ның ур­та­сын­да учак аса­лар.

Ча­тыр – ту­кы­ма­дан эш­лән­гән ва­кыт­лы­ча йорт. Га­рәп һәм Аф­ри­ка бә­дә­ви­лә­ре һәр­ва­кыт үз­лә­ре бе­лән ки­ез ча­тыр­ла­рын йөрт­кән­нәр. Хә­зер исә ча­тыр­ны кор­ма­ган ке­ше си­рәк­тер. Ае­ру­ча ту­рист­лар, сә­я­хәт­че­ләр, ар­хе­о­лог­лар, ча­бан­нар яра­та аны. Без аны еш кы­на па­лат­ка дип атый­быз.

 

Сүз­лек: кол­га – жердь

Ча­тыр – ша­тер

Бә­дә­ви – бе­ду­ин

 

Эко­ло­гик йорт­лар

Ә сез бе­лә­сез­ме, Ка­на­да­да пам­перс­лар­ны тө­зү ма­те­ри­а­лы­на әй­лән­де­рә тор­ган тех­но­ло­ги­я­гә па­тент алын­ган. Ә пам­перс­лар та­би­гать­тә биш йөз ел тар­ка­ла. Ме­нә нин­ди фай­да! Ә кы­тай­лар фай­да­ла­ныл­ган җир­не мик­рос­хе­ма­лар­дан чис­тар­тыр­га уй­ла­ган. Мик­рос­хе­ма­лар­дан ясал­ган тө­зе­леш ма­те­ри­а­лы бе­тон­нан да ныг­рак икән.

 

«Ф­линс­тоун­нар йор­ты»

«Ф­лис­тоун­нар» мульт­филь­мын яра­ту­чы һәр­кем Тын оке­ан­да­гы Ма­ли­бу ут­ра­вын­да­гы бу йорт­ны ях­шы бе­лә. Бо­рын-бо­рын за­ман­да яшә­гән мульт­фильм ге­рой­ла­ры чын­лап та кур­кы­ныч мә­га­рә­дә яши ке­бек. Бак­саң, ул эч­ке ягы мә­га­рә итеп эш­лән­гән йорт икән бит!

 

Прагадагы «Биюче» йорт ике зур цилиндр рәвешендәге манарадан тора. Аның берсе дөрес симметрик формада, икенчесе янтайган: кырыйдан караганда ул биергә җыенган кебек тоела. Деконструктивизм стилендәге иң оригиналь бина ул!

 

Күктерәүләр шәһәрнең һава агымын үзгәртә ала. Янәшә урнашкан күктерәүләр «аэродинамик торба» хасил итә. Анда җир тирәли көчле җил исә яки биналар стена кебек химик матдәләр белән пычранган  һава агымын атмосферага күтәрә. Кирпеч белән бетоннан ясалган бу биналар көне буе кояш нурларын «йота» да төнлә җылылык акрын гына тарала. Шуңа биек биналар күп булган шәһәрдә температура һәрвакыт югарырак була.

Лилия Фәттахова әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: