Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Иң кызыклы роботлар

Ро­бот-гу­ма­но­ид   

 

Ро­бот-гу­ма­но­ид   

2000 ел­да ASIMO мо­де­ле­нә бик күп төр­ле өс­тә­мә­ләр кер­те­лә. Ро­бот хә­рә­кәт итү­че пред­мет­лар­ны та­ный ала. Ви­де­о­ка­ме­ра яр­дә­мен­дә ке­ше ар­тын­нан кү­зә­тә, якын­ла­шу­чы ке­ше­не сә­лам­ли. Шу­лай ук ро­бот төр­ле иша­рә­ләр­нең дә ни аң­лат­ка­нын «бе­лә». Ке­ше аңың бе­лән кү­ре­шер­гә дип кул суз­са, ASIMO аңа җа­вап итеп кул су­за­чак. Аны сә­лам­ләп кул изә­сә­ләр, ул да шу­лай ук эш­ли. Кая ба­рыр­га ки­рәк­ле­ген кул бе­лән иша­рә­ләп күр­сәт­кәч, ро­бот шул як­ка ба­ра.

ASIMO әй­лә­нә-ти­рә мо­хит­не дә ана­лиз­лый ала. Мә­сә­лән бас­кыч янын­да ул тук­тап ка­ла, кар­шы­сы­на кил­гән объ­ект­лар­ны, ке­ше­ләр­не, алар­га бә­рел­мәс өчен урап уза.

Ро­бот­ка исе­ме бе­лән эн­дәш­сә­ләр, ул шун­да ук игъ­ти­бар бе­лән тың­лый баш­лый.

Шу­ны­сы кы­зык, ASIMO ке­ше­ләр­не йөз­лә­рен­нән та­ный һәм алар­га исем­нә­ре бе­лән эн­дә­шә.

Үзе йө­ри тор­ган ма­ши­на  

Стэн­ли (Stanley) – ав­то­ном рә­веш­тә йө­рү­че ма­ши­на. Бу компь­ю­тер­лар яр­дә­мен­дә ида­рә ите­лү­че Фолькс­ва­ген Ту­а­рег. Әле­ге ма­ши­на 2005 ел­да узыш­лар­да кат­на­шып, ко­ман­да­сы­на җи­ңү ки­тер­гән. Стэн­ли сен­сор­лар, ра­дар­лар, сте­ре­о­ка­ме­ра­лар, объ­ек­тив­лы ка­ме­ра­лар, GPS-ком­пас һәм баш­ка тех­ни­ка бе­лән җи­һаз­лан­ды­рыл­ган.

Стэн­ли якын­ла­шу­чы объ­ект­лар­ны бик тиз кү­рә, юл кү­рен­мә­сә, шун­да ук икен­че юл эз­ли, аны ана­лиз­лый һәм икен­че юл­дан хә­рә­кә­тен дә­вам итә.

Дүрт тә­пи­ле яр­дәм­че  

BigDog – бу дүрт тә­пи­ле зур ро­бот. Ул хәр­би­ләр­гә яр­дәм­че бу­ла­рак уй­лап та­был­ган. Ул авыр йөк­ләр­не та­шый. Ро­бот­ның озын­лы­гы – метр ярым, би­ек­ле­ге – якын­ча бер метр, ә авыр­лы­гы – 110 ки­лог­рамм. Ул 150 ки­лог­рамм­га ка­дәр авыр­лык­та­гы йөк­ләр­не та­шый ала. Тау­га мен­гән­дә дә аның тиз­ле­ге сә­га­те­нә 6 ки­ло­метр­дан ки­ме­ми. 50 дат­чик яр­дә­мен­дә ро­бот тиз­лек­не һәм то­ру уры­нын ана­лиз­лый, бар­лык мәгъ­лү­мат­лар­ны үзәк компь­ю­тер­га җи­бә­реп то­ра. Күп­тән тү­гел бу ро­бот­ка кул­лар да ясап куй­ган­нар. Ул алар яр­дә­мен­дә төр­ле пред­мет­лар­ны кү­тә­рә яки чит­кә алып ата.

 

Бал кор­ты  

Бу кеч­ке­нә ро­бот – бал кор­тын хә­тер­лә­тә. Ясал­ма ка­нат­лар ми­ну­ты­на 120 хә­рә­кәт ясый. Ка­нат­ла­рын җәй­гән­дә ро­бот­ның киң­ле­ге ни­ба­ры өч сан­ти­метр. Ул бик җи­ңел кү­тә­ре­лә һәм оча. Бу кеч­ке­нә ро­бот­лар ни­гә ки­рәк ин­де ди­сез­ме? Шун­дый бал корт­ла­рын бер күч итеп яса­мак­чы бу­ла­лар. Алар­да­гы сен­сор­лар яр­дә­мен­дә тө­гәл һа­ва то­ры­шы ту­рын­да бе­лә ала­чак­лар. Шу­лай ук бу ро­бот­лар төр­ле кот­ка­ру эш­лә­рен­дә, баш­ка ро­бот­лар ке­рә ал­мас­лык җир­ләр­гә үтеп, яр­дәм итә алыр дип кө­те­лә.

Офи­ци­ант ро­бот­лар

Кы­тай­да­гы Кун­шар шә­һә­рен­дә бер рес­то­ран тәм­ле ри­зык­ла­ры бе­лән ге­нә тү­гел, ә офи­ци­ант-ро­бот­ла­ры бе­лән дә дан то­та. Шун­сы кы­зык, би­ре­дә­ге кай­бер ри­зык­лар­ны да ро­бот-пе­шек­че­ләр әзер­ли икән. Бу рес­то­ран ху­җа­сы бе­рен­че ро­бот­ны кы­зы өчен ясат­кан бул­ган. Ул аңа төр­ле эш­ләр­дә яр­дәм ит­кән. Ро­бот­ның ке­ше­ләр­не җә­леп ит­кә­нен күр­гәч, ху­җа офи­ци­ант, пе­шек­че ро­бот­лар­ны да «эш­кә» ал­ган.

Фут­бол да уй­ный­лар, кой­мак та пе­ше­рә­ләр

Хә­зер­ге көн­дә ро­бот­лар­ның төр­ле­ле­ге га­җәп­кә кал­ды­рыр­лык. Нин­ди­лә­ре ге­нә юк бит алар­ның. Кай­сы бер­се кы­зык өчен, уен өчен, баш­ка­ла­ры төр­ле эш­ләр­дә яр­дәм итәр өчен ки­рәк. Ро­бот-фут­бо­лист­лар ту­рын­да ишет­кә­не­гез бар­мы? Ан­дый­ла­ры да бар икән шул. Кем бе­лә, бәл­ки ки­лә­чәк­тә, бе­рәр фут­бол клу­бы өчен ро­бот-уен­чы­лар уй­нар?!

Ба­ла ка­рау­чы ро­бот­лар да бар икән. Ул ба­ла­га өй эш­лә­рен эзер­ләр­гә яр­дәм итә, әти-әни­се бул­ма­ган­да янын­да бу­ла, аның кү­ңе­лен ача, уен­нар уй­ный.

Пе­шек­че ро­бот та бар. Ул төр­ле инг­ре­ди­ент­лар­дан бик тәм­ле ка­мыр ри­зык­ла­ры пе­ше­рә, аны ма­тур итеп би­зи һәм кул­ла­ну­чы­лар­га тәкъ­дим итә.  

Хәт­та, Аль­берт Эйнш­тейн ро­бо­тын да яса­ган­нар. Мо­да күр­сә­тү­че ро­бот та бар. Ме­нә си­ңа, мә?!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев