Көмеш кыңгырау

Иң кы­е­ны – ир­тән то­ру!

Без­нең өчен иң кы­е­ны – мө­га­ен, ир­тән то­ру­дыр. Бер кү­нек­кәч, то­ра­сың әле ул. Ә ме­нә  ка­ни­кул­лар­дан соң! Ат­на­лар буе  кич­ләр­не – уй­нап, ә ир­тән­ге як­ны – туй­ган­чы йок­лап үт­кәр­гән­нән соң га­дә­ти ре­жим­га ни­чек кү­чәр­гә соң?

 

Без­нең өчен иң кы­е­ны – мө­га­ен, ир­тән то­ру­дыр. Бер кү­нек­кәч, то­ра­сың әле ул. Ә ме­нә  ка­ни­кул­лар­дан соң! Ат­на­лар буе  кич­ләр­не – уй­нап, ә ир­тән­ге як­ны – туй­ган­чы йок­лап үт­кәр­гән­нән соң га­дә­ти ре­жим­га ни­чек кү­чәр­гә соң?

Бе­рен­че чи­рат­та шу­ны аң­лар­га ки­рәк – бү­ген ир­тә то­ру­чы ки­чә үз ва­кы­тын­да йок­лар­га ят­кан ке­ше ул. Әй­тик, ту­гыз­да ятып йок­лар­га өй­рә­нә­без икән, ир­тән­ге 6да, 7дә бер кы­ен­лык­сыз, ягъ­ни әни­ләр­не ачу­лан­дыр­мый­ча уя­ныр­га бу­ла икән.

Хә­ер, ир­тән җи­ңел­рәк уя­ну без­нең көн­дә­лек шө­гыль­ләр­гә дә бәй­ле, имеш. Ал­да­гы көн­не урам­га чык­мый­ча, саф һа­ва­да уй­на­мый­ча, кө­не буе компь­ю­тер кар­шын­да уты­ру­чы ма­лай­лар­ның-кыз­лар­ның ир­тән йо­кы­дан то­ра ал­мау­ла­ры та­би­гый.

Та­гын бер бик ки­рәк­ле ки­ңәш: мәк­тәп­кә ба­ра­сы көн­не ни­ка­дәр ал­дан­рак тор­сак, шул­ка­дәр ях­шы­рак. Ар­тык ва­кыт (әй­тик, 20 ми­нут) без­гә уя­нып бе­тү өчен ки­рәк. Югый­сә, то­ру бе­лән ашы­га-ка­ба­ла­на ки­е­неп мәк­тәп­кә йө­гер­сәк, пар­та ар­тын­да да йок­лап уты­ру­ы­быз бар.

Ме­нә кич­тән сум­ка­сын ту­ты­рып ку­ю­чы­лар ир­тән шул­ка­дәр бә­хет­ле бу­ла­дыр ин­де алар... Ма­лай­лар­ның кү­бе­се­нә өс­тәл ту­ты­рып та­ра­лып ят­кан ки­тап-дәф­тәр­ләр­не һәм идән­гә үк  тә­гә­рә­гән руч­ка-ка­ран­даш­лар­ны (бө­тен дөнь­я­га ачу­ла­на-ачу­ла­на, әл­бәт­тә) ир­тән ге­нә җыю хас бит.

Мәк­тәп­ләр­дә уку­лар баш­лан­ды. Уку елы­ның икен­че яр­ты­сын баш­ла­дык, ка­дер­ле дус­лар. Һәм иң озын чи­рек­не! Без сез­нең ба­ры­гыз­га да җый­нак­лык, өл­гер­лек һәм уңыш­лар те­ли­без!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: