Көмеш кыңгырау

Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.

Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: Балаларны сорауларга тулы җавап биререгә күнектерү, таныш булган әкиятләрнең исемнәрен әйтә белүләренә ирешү. Әкият геройларның эшләгән эшләренә дөрес бәя бирә белүгә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү, нәфасәти тәрбия (әвәләү).

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, слайд күрсәтү, үстерелешле диалог, мактау сүзләре, бәя бирү.

Җиһазлау: проектор, экран, ноутбук, тозлы камыр

Алдан үткәрелгән эш: Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, уеннар өйрәнү, музыка әсәрен сайлау.

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез балалар, кунаклар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Хәерле көн!

Балалар:Хәерле көн!

Бергә: Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Тәрбияче: - Хәлләрегез ничек?

Балалар: - Яхшы.

Тәрбияче: - Балалар әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты ? Балалар: Яз. Тәрбияче: Әйе балалар, яз җитте, кояш көлә,көн җылы. Матур итеп кошлар сайрыйлар, яз килүгә шатланалар.

Тәрбияче: Яз айлары җитеп, кояш ныграк кыздыра башлагач, кошлар җылы яклардан кайтканда – апрель аенда без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алабыз. Тәрбияче: Балалар, Г.Тукай исеме сезгә танышмы?

Балалар: Әйе, таныш.

(Проектор аша Г,Тукай тормыш юлы турында слайдлар карау.)

Тәрбияче: Балалар, сез аның нинди әкиятләрен, шигырьләрен беләсез? Әйдәгез, искә төшерик әле.

- Дөрес, без сезнең белән “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”“Гали белән кәҗә” әкиятләрен беләбез. Әйдәгез әле, экранда әкият иллюстрацияләрен карап үтик.

( Слайдлар ярдәмендә геройларны искә төшерү, кыскача эчтәлеген сөйләү.)

Уен “Искә төшер”

Рәсемнәр буенча эчтәлеген искә төшерәләр.(Проекторда рәсемнәр күрсәтелә, шулар буенча сөйлиләр)

Малай су коенырга бара да Су анасының тарагын урлап кача. Әнисен мин таракны таптым, дип ялганлый.Төнлә Су анасы килеп тарагын алып китә. Әнисе малайны нык итеп ачулана.

-Әйтегез әле, малай нинди хаталар ясый?

-Кеше әйберен сорамыйча ала, әнисен ялганлый.

Сезнең арада андый хаталар ясаучылар юкмы?

-Юк.

Әйе, ул начар гадәтләр бездә булырга тиеш тугел. Алар үзләре дә, янындагы кешеләрне дә кыен хәлгә куялар.

 

Икенче рәсем “Бала белән Күбәләк” шигыренә.

Әйдәгез әле шигырьне искә төшереп китик әле.(Шигырьне рольләргә бүлеп сөйлибез)

- Димәк, балалар, нинди нәтиҗәгә киләбез?

Күбәләкләрне җәберләргә ярамый!

 

“Гали белән кәҗә “шигыре ( бала сөйли)

Ә өченче шигырь нәрсә турында? Гали белә Кәҗәнең дуслыгы турында

Алар бергә уйныйлар, дус яшиләр. Малай Кәҗәсен ярата, аны печән белән сыйлап тора.

(Карап бетерүгә, Су анасы килеп керә.)

Су анасы: Тукта, тукта карак! Кая минем алтын тарак? Кая качты ул юньсез малай, тизрәк табып бирегез үземә, юкса мин ачуланам?

Тәрбияче: Тукта әле, тынычлан, ник болай тузынасың? Кем син? Ник безнең дәресне бозасың! Башта исәнләшер идең.

Су анасы: Ай аллам, ярый сезнеңчә булсын инде. Исәнмесез балалар, кемдә кем мине танымый, мин Су анасы булам.

Тәрбияче: Су анасы, яле тынычлан, кил утыр. Бүген бездә кунаклар бар, ял итеп китәрсең, күңел ачарсың.

Су анасы: Минем сезнең белән күңел ачарга вакытым да, кәефем дә юк.

Тәрбияче: Нәрсә булды Су анасы, кая ашыгасың?

Су анасы: Мин карак малайны эзлим, ул бүген су буеннан минем алтын тарагымны урлап качты. Менә шул малайны эзләп йөрим , сезнең бакчага

кереп киткәнен күрдем. Яшермәгез ул карак малаегызны, мин аны барыбер эзләп табам.

Тәрбияче: Су анасы бер дә кайгырма, без сиңа ярдәм итәрбез. Безнең балалар бик матур алтын тараклар ясап бирерләр, теләгәнен сайлап алырсың. Балалар, әйдәгез алдан әзерләп куйган тозлы камырны алабыз, тәгәрәтеп калын тасма ясыйбыз. Шул тасмаларны бармак белән басып тигезлибез, таякчыклар алып сызыклар ясап чыгабыз, бизәкләр төшерәбез.

Су анасы, тараклар кибә торсын, ә без синең белән “Су анасы” уенын уйнап алабыз.

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора-

Ялгышмыйча әйт әле.

Су анасы: Булдырдыгыз, балалар бик яхшы уйный, җырлый, әвәли беләсез икән. Мин дә сезгә уен әзерләдем.

Дидактик уен “Кайсы артык?” дип атала.

(Экранда әкиятләрдән иллюстрацияләр күрсәтелә, Г.Тукай әкиятләрен сайлап алып, башка әкиятләрне атау)

Г. Тукай әкиятләрен бик яхшы беләсез икән, афәрин.

Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз Г.Тукай әкиятләре безне нәрсәгә өйрәтә?

(Балалар җаваплары.)

Тәрбияче: Дөрес, дус, гадел, әдәпле, өлкәннәргә карата игътибарлы булырга өйрәтә.

Су анасы: Мин дә шулай уйлыйм. Рәхмәт, сөендердегез. Сәламәт, акыллы булып үсегез!

Миңа ашыгырга кирәк, балалар көтеп калды. Сау булыгыз.

Тәрбияче: Зур рәхмәт. Без дә сина тараклар бүләк итәбез, кызларыгызга, оныкларыгызга бүләк итәрсез.

Ә хәзер әйдәгез Габдулла Тукайның “Су анасы ”әкиятен кунакларга уйнап күрсәтик. (Балалар белән әкиятне сәхнәләштерү)


Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш “Дуслык” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфирә Кәримова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: