Көмеш кыңгырау

Берни дә юк. Мин абындым гына...

Өйләнерсең әле Айнур Маратович, Син бермәлне Ару гына егет булысың. Күн курткадан гына такси көтеп, Уфа урамында торырсың. Ә яныңда матур бер кыз булыр, Синең өчен җанын бирерлек. Син башкага юри күз кысарсың, Гаепләмим - минем тилелек. Җырларыма күз яшедәй сеңгән Урамнарны син дә танырсың, Әткәң ялгыз үткән юлга карап,...

Өйләнерсең әле

Айнур Маратович,

Син бермәлне

Ару гына егет булысың.

Күн курткадан гына такси көтеп,

Уфа урамында торырсың.

Ә яныңда матур бер кыз булыр,

Синең өчен җанын бирерлек.

Син башкага юри күз кысарсың,

Гаепләмим - минем тилелек.

Җырларыма күз яшедәй сеңгән

Урамнарны син дә танырсың,

Әткәң ялгыз үткән юлга карап,

«Вот, дурак», - дип уйлап алырсың.

Ул арада инде такси килер,

Сөйгән ярың сиңа сыеныр.

Дөнья аның күзләреннән ташкан

Бәхет нурларына коеныр.

Таксиларда җилдәй җилеп кенә

Кайтырсыз да… Ишек кагарсың.

«Мин өйләнәм инде, әти», - диеп

Күзләремә кыймый багарсың.

Ә әниең, синең якын сердәш,

Табынына безне чакырыр.

«Килен барда бик исермә», - диеп

Кабыргасын кашыр картының.

Ә мин нәрсә…

Тиле бу дөньяга

Мәңге гашыйк, мәңге исерек…

Күңелемнән генә бер елармын

Яшьлегемне искә төшереп…

Айнур Маратович,

Син бермәлне

Ару гына дөнья корырсың.

Улың булыр…

Үзең язалмагач,

Бу шигырьне укып торырсың…

Ә әлегә…

«Өйләнәмен», - диеп сөйләнсәң дә,

Өйләнми тор әле син, улым.

Көт әткәңнең йорты булуын…

Үзеңә дә өч яшь тулуын…

27 май, 1994

* * *

Оядагы - очканында, диләр.

Ахры, бу бик ялгыш түгелдер.

Еллар мине шагыйрь ясамаса,

Берәр карак булыр идемдер.

Нәзек кенә, кыска гына малай -

Борын күктә, күкрәк киерелгән.

Урамнардан җимерек чырай белән

Кайтып керә идем мин өйгә.

Хәвефләнгән әниемә карап,

Кан төкереп, сүзләр тезәмен:

«Берни дә юк. Мин абындым гына,

Иртәгәсен бары да төзәлер».

Хәзер еллар урладылар инде

Кайнап торган гүзәл ул көнне.

Давыллы һәм тилерткеч бер гайрәт

Җырларыма минем эркелде.

Алтын өемедәй, шигырьләрнең

Һәр юлында җаным чагылды.

Алар гүя хәтерләтеп тора

Канга баткан малай чагымны.

Элеккедәй кыю һәм горур мин,

Яңалыктан адымым балкыган.

Элек минем йөзгә тондырсалар,

Хәзер җаным канга саркылган.

Чит-ят төркем егыла-егыла көлә,

Әрнесәм дә, мин дә түзәмен:

«Берни дә юк. Мин абындым гына,

Иртәгәсен бары да төзәлер».

Февраль, 1995

Шигырьләр Марат Кәбировның тәүге «Өзәңгегә баскан чак» (2002) китабыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: