Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Бабаңа сәлам әйт!

– Тыңлагыз әле, Туфан абый, бер мәзәк.

Быел булды ул. Район сабан туенда. Йөрим шулай хатын белән кибетләр карап. Бер карчык каршыма чыкты да миңа карап тора.

– Нәрсә, әбекәй, бик ошадым мәллә? — дим.

Бер сүз дә әйтмәде бу, китеп барды. Бераздан тагын каршыма килеп чыкты, тагын төбәлеп карап тора. Мин дә карап торам моның күзенә — кызык бит. Болай җүләр кебек тә түгел. Өсте-башы да әйбәт, шәһәрдән кайтканга охшаган.

— Синең бабаң бармы? — дип сорый бу карчык.
— Бар, — мин әйтәм.
— Исеме Насыйбулламы? — ди.
— Насыйбулла, — дим.
— Фамилиясе Шәйдуллинмы, — ди.
— Шәйдуллин, — мин әйтәм.
— Аның әтисенең исеме Гобәйдулламы?
— Шулай, — дим.
— Аңа сиксән җиде яшьме, — ди.
— Шулай бугай, — дим.
— Исәнме әле ул?
— Исән-сау...

Әбекәй минем аркамнан сөйде дә:
– Бабаеңа сәлам әйт. Хәдичәдән диген, — дип китеп барды.

Хатын белән көлештек. Өйгә кайткач бабайга сөйләдем ниләр булганын. Теге әбинең сәламен тапшырдым.

– Сәламәт булсын, — диде бабай. Минем:
— Ә кем ул Хәдичә? — дип соравыма:
— Мин каян белим. Беткәнмени дөньяда Хәдичәләр, — дип кырыс кына җавап бирде дә умарталар карарга чыгып китте.

— Туфан абый, ничек уйлыйсыз, кем булды икән ул Хәдичә әби?
— Мин каян белим. Беткәнмени дөньяда Хәдичәләр, — дидем дә, эчтән генә Насыйбулла абзыйдан көнләшеп куйдым. Оныкларың аша сәлам әйтеп җибәрерлек Хәдичәләрең булса иде ул.

1997

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туфан Туфан миңнуллин