Көмеш кыңгырау

Ата-аналар өчен семинар: "Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә"

Һәр әти-әнинең бала тәрбияләү белән кызыксынуына ирешү максатыннан семинар үткәрү үрнәге.

Максат: Семинар барышында килеп туган сорауларга җавап табу. Әти-әниләрне балалар белән эшчәнлектә кулланыла торган төрле алымнарга өйрәтү, алар белән эзлекле бәйләнештә булуны тәэмин итү.

Семинар барышы.

- Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Вакыт табып килгәнегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Менә сезнең белән эшли башлавыбызга бер ел үтеп тә бара. Балаларга белем һәм тәрбия бирү буенча куелган максатыбызның берсе булып нәниләрне дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү, аларның сүз байлыгын арттыру. Куйган максатка ирешү өчен мин татар халык аваз иҗатына еш мөрәҗәгать итәм.

Беренче чиратта көн саен артикуляция аппараты органнарының хәрәкәтләрен камилләштерү. Бу инде: “Телне уйнатыйк”, “Сәгать”, “Таган атыну”, “Ат” кебек уеннар.

Без 2-3 яшьлек, ягъни, ясле төркемендә бишек җырлары тыңлыйбыз, көйләп курчаклар йоклатабыз, чәбәкәй уеннары уйныйбыз, шигырьләрне сәхнәлештерәбез.

Мәсәлән: Җәвид Тәрҗемановның “Бәлли-бәү” шигыре:

Акбай, Акбай, өрмә син,

өрмә син!

Тавышланып йөрмә син,

йөрмә син.

Кызым белән без икәү

Йоклыйк инде бәлли – бәү,

бәлли – бәү, бәлли – бәү.

Курчакны йоклатып бишеккә салабыз. Балаларга сораулар бирәм:

– Балалар, Акбай ничек өрә (Ау-ау-ау). Хәзер, Акбай өргәнгә, бәбәй уяна бит. Әйдәгез, Акбайны орышабыз. Ничек орышабыз? (шигырь кабатлана). Болай эшләгәндә баланың хәтерендә тизрәк кала.

“Әминә” шигырен өйрәнгәндә, иң беренче әсәрне укып чыгабыз һәм тупны салабыз, аннары сыйфатларын әйтәбез: туп нинди формада? Туп нинди төстә? Нәрсәдән эшләнелгән? (резинадан) Аннары суга батырып карыйбыз. Туп суда батмый. (бер бала үзе батырып карый) Шуннан соң шигырны кабатлап укыйбыз:

Әминә елый үкереп,

Тубым суга төште дип.

Чү, Әминә, елама –

Туп батмый ул елгада.

Шулай ук бармак мускулатурасын үстерү өчен суда күнегүләр ясыйбыз:

Диңгездә йөзә балык,

Сикерә, чума, чыга калкып.

Бер балык, йөз балык,

Артыннан йөзә талып.

Су, ком белән уйнау баланы тынычландыручы бер чара булып тора. Су, ком белән уйнау үзенә күрә бер кечкенә тәҗрибә дә була.

Табышмаклар әйтешү дә һәрбер әйбернең сыйфатын истә калдырырга ярдәм итә. Мәсәлән: “Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.”

Балалар карбызны тасвирлаганда шушы сүзләрне искә төшерәләр. Карбыз зур, шардай түгәрәк, эче кызыл, тәме балдай. Шулай итеп баланың сүзлек запасы арта.

Ә инде минем иң яратып куллана торган, нәниләрның яратып уйный торган уеннары, бу – “бармак” уеннары. Бармак уеннары сабыйның үсешендә зур роль уйный. Андый уеннар баш миен эшләтә һәм тизрәк телен ачарга ярдәм итә.

Бер – ике яшьлек баланың сөйләм дәрәҗәсен билгеләү өчен шундый тәҗрибә үткәргәннәр: балага бер (ике, өч) бармагын күрсәтергә кушыла: олы кеше бер, ике, өч бармагын күрсәтә; “ Синдә шулай эшлә”- ди. Биремне дөрес үтәүче бала яхшы сөйләшә, ә начар сөйләшүче балалар бармакларын аерып күрсәтә алмый (барысы бергә бөгелә, яисә җәелә). Димәк, балаларның кул хәрәкәтләрен төгәл, иркен башкарырга өйрәтми торып, аның сөйләме тиешли үсештә була алмый.

Без инде буш вакытларда, шөгыльдә балаларның кул чуклары хәрәкәтен үстерү өчен төркемдә:

Вак уенчыклар, ташлар тутырабыз. Аларны аерабыз.

Төрле диаметрлы шарлар җыябыз.

Төрле зурлыктагы боҗралар җыябыз.

Төймәләр чишәбез.

Шулай ук бармак мускулларын үстерү өчен кәгазь йомарлау, йомырка төрү, аларны сүтү зур ярдәм итә.

Яшелчәләр темасын үткәндә менә бу уенны уйныйбыз:

кәбәстә турыйбыз,

кишерләрен уабыз (кырабыз),

тоз сибәбез,

кәбестәне уабыз.

Аннары сораулар бирәм:

– без нәрсә ясадык? (салат),

– салатка нәрсәләр салабыз? (кәбестә, кишер, тоз).

Ә инде кошлар темасына килгәндә түбәндәге шигырьне өйрәндек:

Тук – тук, тукыран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларны

Барын ашап бетерәм.

Карга килгән казан аскан,

Торна килгән тикшергән.

Песнәк килгән пешергән,

Чыпчык ашап бетергән,

Бусына тимичә торган,

Кетер, кетер, казан кырган.

Хайваннар темасына кагылышлы бу уенны бик яратып уйныйлар:

“Песием, песием, прес.”

Буш вакытларда, урамда, паркта йөргәндә нәниләрнең фантазиясен, сөйләмен үстерү өчен төрле агач ботаклары, вак ташлар ярдәмгә килә.

Ботакларны төрле озынлыкта аерырга, төрле фигуралар ясарга була. Әлеге биремнәр, уен рәвешендә булганлыктан, һәр бала өчен кызыклы һәм аларны сөйләм үсешендә тайпылышлар күзәтелмәгән балалар өчен дә кулланырга була. Бу уеннарны сезгә дә балалар белән уйнарга киңәш итәм:

Көрәк.

Көрәк кирәк һәр кешегә –

Бакчачыга, төзүчегә.

Кәрҗин.

Кулыма кәрҗин алдым,

Гөмбә җыярга бардым.

Ылыс.

Таякчыкларны куеп,

Бергәләп ясыйк ылыс.

Киртә.

Бакчабызның киртәсен

Ничек сикереп үтәсе?

Тагы бер әйберне истән чыгармаска кирәк: баланың күп бытылдавына һич тә каршы килмәгез. Ул шулай сөйләм органнарын күнектерә.

Ә хәзер, хөрмәтле әти – әниләр, минем сезгә балалар белән нәрсәләр эшләгәнебезне күрсәтеп китәсем килә. Сез балалар булырсыз, биремнәр эшләрсез, бу үз чиратында сезгә балаларыгыз белән аралашканда булышыр дип уйлыйм.

II практик өлеше.

Педагог- психолог: Балалар, матур итеп утырабыз. Мине тыңлыйбыз.

Күңелле яз җитте,

Бөтен җир уяна.

Табигать яшәрә

Урамнар куана.

– Мин нәрсә турында сөйләдем? (экранда рәсем күрсәтелә)

– Әйе, яз турында.

– Әйдәгез, тәрәзә янына килегез әле, урамны күзәтик. Сез нинди үзгәрешләр күрәсез? (кояш җылыта, ул күктән һәркемгә елмая, кар эри, гөрләвекләр ага, тамчылар тама)

– Балалар, яз тизрәк килсен өчен, безгә күңелле булсын өчен, безгә нәрсә кирәк? (кояш)

– Әйе, кояш нурлары бар табигатьне җанландыра. Әйдәгез, бергәләп бездә кояш чыгуын телик:

Бергә: Кояш чыксын, чыксын, чыксын!

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда. (1-2 кабатлана)

(Экранда кояш рәсеме күрсәтелә)

Тәрбияче: Менә кояш чыкты, безгә күңелле булып китте.

– Кояш нинди төстә? (сары)

– Кояш нинди формада? (түгәрәк)

– Кояш чыкканга балалар, без шундый сөенәбез, әйдәгез, кул чабыйк әле, шатланып.

Педагог- психолог: Әйдәгез, кояш белән шаярып алыйк әле:

– телләрне авыздан чыгарабыз, өйгә качабыз,

– телләребез кояш чыкканга шатланып йөгереп йөри (сулга, уңга йөртәбез),

– телләребез кояшны эзли, телләрне чыгарып өскә күтәрәбез,

– аска төшерәбез, гөрләвек, су эзли.

Педагог- психолог: Чыннан да, балалар, әйдәгез уйнарга су эзлик.

– Карагыз әле, монда су җыелган.

– Каян барлыкка килгән? (җаваплар)

Тәрбияче: Әйдәгез көпшәләр алабыз да, суда күбекләр чыгарабыз, өрәбез. (күбекләр барлыкка килә)

– Яз көне бит суга көймәләр җибәрәбез. Әйдәгез, шулай уйныйк әле!

Көймәләр йөздерәбез (өрәләр).

Уйнадык, әйдәгез хәзер ял итеп алабыз:

Бергә: Җил исә, исә, исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына.

Агачлар үсә, үсә, үсә.

Педагог- психолог: Балалар, кояш та чыкты, җил дә тынды, рәхәт булып китте, яз килгәнгә тагын нәрсәләр шатлана?

-Көннәр җылыткач, җылы яклардан без нәрсәләрне каршы алабыз?(кошлар)

-Нинди кошлар кайталар? (сыерчык, кара каргалар)

-Бу нинди кош? (сыерчык)

– Ә бусы нинди кош? (карга)

– Каргалар ничек кычкыралар? (кар-р-р, кар-р-р)

Педагог- психолог: Каргалар турында нинди шигырь беләбез, кабатлыйк әле.

Бергә: Карга әйтә: “Кар, кар,

Мичтә бәлеш бар, бар,

Берсен генә алыр идем

Сакчылары бар, бар. Көш карга. Көш!

Педагог- психолог: Балалар, карга китми бит, нәрсәдер әйтергә тели бугай. Ул, балалар, нәрсәсендер югалткан бит. Әйдәгез, эзләшик әле, каргага. Савытта борчаклар бар, бәлки шундадыр.

Педагог- психолог: Берәр нәрсә тапмадыгызмы? (таптык)

– Нәрсә таптыгыз? Нәрсәсен югалткан карга?

Әти – әниләр: Ташын югалткан. Нинди матур, ялтыравыклы ташлар!

Педагог- психолог: Әйдәгез, әле нинди төстәге ташлар таптыгыз? (кызыл, сары, яшел, зәңгәр)

Педагог- психолог: Бигрәк матур ташлар, әйдәгез уйнап алыйк (уч төбендә тәгәрәтәбез, түгәрәк хәрәкәт ясыйбыз, алга артка әйләндерәбез).

-Хәзер, җыеп куяек ташларны, каргага бирербез, ә без каргаларга шарлар ясыйк.

– Сез ризамы? (әйе)

Педагог- психолог: Менә өстәлдә камыр, шулардан шарлар ясыйк, түгәрәк хәрәкәт белән ясыйбыз. Музыка астында эш.

Без дә, бит, балалар, күпме шарлар ясадык. Рәхәтләнеп уйнасыннар каргалар. Безнең эш сөючән кулларыбыз ардылар. Әйдәгез ял иттерик:

Балалар: Безнең куллар кечкенә,

Кирәк аңа эш кенә.

Кечкенә, кечкенә,

Кирәк аңа эш кенә.

Әгәр ишетсәләр көй

Безнең аяклар бии.

Бииләр, бииләр

Менә шулай бииләр.

Ә хәзер, әйдәгез, шаян бармакларыбызны ял иттерик:

Карга килгән казан аскан,

Торна килгән тикшергән.

Песнәк килгән пешергән,

Чыпчык ашап бетергән.

Бусына җитмичә калган –

Кетер, кетер, казан кырган.

Менә, безнең шөгыль ахырына якынлашты. Без, сезнең белән күп эшләдек, каргага булыштык.

Әйдәгез, бер җырлап та алыйк: “Күрсәт, әле үскәнем”.

III. Йомгаклау.


83нче «Фея» балалар бакчасы педагог-психологы Леонтьева Татьяна Ильична

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: