Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

72 сәгать

Яңа белем алганнан соң аны 72 сәгать (3 тәүлек) дәвамында ныгытмыйсыз икән - аның кыйммәте бик аз кала.

Я без аны онытачакбыз, яисә тулысынча хәтердә калдырмаячакбыз. Шуңа күрә, бизнес-форумнар үтүгә үк, анда бирелгән белемнәрне куллана башларга кирәк.

Мин моңа студент чакта өйрәндем. II курста укыган вакытта V курста укыган кызыл дипломга барган бер студент малайдан үзенең яхшы уку серен сорадым. Югыйсә, мин дә алтын медалист, ул да. Ә универда кай җиремдер аксый, 5 билгеләре җиңел бирелми иде.

Сере шул - универда укып кайткан көнне үк мин яңа гына укылган лекцияләрне кабат укып чыгам, бирелгән биремнәрне дә белемнәр "свежий" вакытта чишүе җиңелрәк, диде. Ә инде иртәгә укырга дигәндә мин шул лекцияләрне кабат укып чыгам да, барысы да ныклы истә кала, диде.

Әлеге методика мине 5 билгеләренә генә диярлек укырга өйрәтте, квант механикаларын һәм күп кенә башка фәннәрне автомат 5 билгеләренә тапшырдым.

Бизнеста да, тормышта да шулай. Әгәр ниндидер ысул өйрәнгәнсең, бизнес-инструмент белән кораллангансың икән, әлеге кораллардан шунда ук файдаланырга - аларны эшкә җигәргә кирәк.

Сез дә шулай эшлисезме? Тормышыгыз җайга керсен өчен ниләр җитми?!

Раил Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев