Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Үзебез ясаган туңдырма 

Туңдырма ясыйбыз.

Кирәк булачак:

* ярты литр сөт;

* бер стакан шикәр комы (беразын куертылган сөт белән алыштырырга була);

* Ике-өч йомырка;

* 50 г. атланмай;

* бер чәй кашыгы бәрәңге крахмалы;

* туңдырмага тәм һәм төс бирү өчен төрле җиләк-җимешләр;

* бер чеметем ванилин.

Эш барышы:

Сөтне кайнатырга куябыз, шунда ук май өстибез. Шикәр белән крахмалны бергә кушабыз.

Йомыркаларның сарысын агыннан аерып алып, шикәр өстенә салабыз һәм бик яхшылап туглап күпертәбез. Хәзер аңа каймак куелыгы булганчы сөт өстибез (сөт урынына сөт өсте дә ярый).

Шикәрле-йомыркалы катнашманы кайнап утырган сөткә акрын-акрын гына агызабыз, гел болгатып торабыз.

Сөтебез тагын бер кат кайнап чыкканнан соң, уттан алып, салкын сулы савытка утыртабыз һәм суынганчы болгатып торабыз.

Үзебез яраткан берәр төрле җиләк-җимешне изеп, туңдырмага кушабыз һәм матур савытларга бүлеп, суыткычка катырырга куябыз. Ара-тирә болгаткалап алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев