Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Тозлы балык белән кабымлык

Тозлы ашарга яратучылар өчен Айгөл Гатауллинадан тәмле кабымлык

Бүген бик тәмле кабымлыклар пешердем. Ингредиентлары "Тун астында селедка" салатына охшаш, ләкин бу кабымлыкка "Тун өстендә селедка" исеме күбрәк килешә.

Эш барышы:

Арыш ипие өстенә пешкән бәрәңге уабыз, бераз тоз сибәбез, йогурт сылыйбыз, кишер, пешкән чөгендер уып ипи өстенә сибәбез, телемләп кисеп тозлы балык куябыз.

Һәм соңгы штрих - өстенә суган кыягы турап сибәбез. Тәмле булсын! Тозлы яратучыларга ошар дип уйлыйм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмләбулсын