Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Файдалы десерт-суфле

Син дә вакыт-вакыт нидер эзләп, суыткыч тирәсен мең кат урыйсыңмы? Алай икән, таптым дип исәплә! Өстәвенә, җәйге нигьмәтләрне тулы куәтенә файдалану һәм дә тәмлетамаклар өчен дә менә дигән мөмкинлек!

Бу десерт-суфле - иң җайлы һәм мәшәкатьсезләрдән саналадыр, мөгаен, бер иренми ясап, сыйланып карагыз әле сез дә.

Моның өчен иң элек 2 аш калагы желатинга күмелгәнче су салып, бераз бүрттерергә куябыз. Ул арада 400-500 гр. каймакка (эремчек тә кушарга мөмкин) шикәр комы кушып (тәменчә), миксер белән яхшылап туглыйбыз.

Алдан ук үзегез теләгән җиләк-җимешләрне тураштыргалап куя аласыз. Сулы ваннада желатинны эрегәнче болгатып (кайнатып чыгарасы түгел!), каймаклы массага кушкач, янәдән яхшылап болгатабыз.

Һәм матур пыяла касәләргә җиләк-җимеш белән аралаштырып салып, өстен дә күңелегез теләгәнчә бизәгәч, 2-3 сәгатькә (түземлегегез җитсә) суыткычка озатабыз!

Һәм бер киңәш: бу тәмле сыйны барыгыз бергә җыелып ашау мәслихәт, чөнки соңга калсаң, бөтенләй дә "коры" калуың ихтимал, әйткән иде, диярсез.
Тәмле булсын, дуслар-туганнар!

Гөлнар Мөбәрәкова рецепты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев