Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Ашыгыгыз, кычыткан бетә

Сез быел кычыткан ашы пешердегезме әле? 

Ашыгыгыз, озакламый кычыткан картая. Ул инде яз көнендәге кебек сусыл, йомшак булмаячак.

Аш пешерү өчен:

500 г сыер ите;

1 кишер;

1 суган;

200-300 г кычыткан (күп булган саен тәмлерәк);

урта зурлыктагы 3 бәрәңге;

үсемлек мае;

2 йомырка;

яшел укроп һәм петрушка алабыз.

Сыер ите белән шулпа ясарга, кишер, суганны турап  табада кыздырып алырга, кычытканны кайнар суда пешекләргә һәм туракларга, укроп белән пертушканы да ваклап турарга, бәрәңгене шакмаклап турарга, пешкән итне вакларга. Әзер шулпага башта бәрәңгене салып 10 минут пешерергә, аннан кишер белән суган катнашмасын, кычытканны һәм вакланган итне салырга. Калак яисә чәнечке белән йомырканы бутарга һәм әкрен генә кәстрүлгә салырга. Аш пешеп чыккач та петрушка белән укропны салырга

Сез беләсезме?

Англиядә егерме елдан артык кычыткан ашау буенча ярышлар оештырыла икән.

Кычытканда витаминнар бик күп: 100 грамм кычытканда

бета-каротин – 7-10 мг,

А витамины (ретинол) – 0,1 мг

В группасы витаминнары – 0,07

С витамины – 10 мг

Fe(тимер) – 41 мг

Cu(бакыр) –1,3 мг

Mn(марганец) – 8,2 мг

В (бор) – 4,3 мг

Ti(титан) – 2,7 мг

Ni(никель) – 0,03 мг

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев