Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Алма җыям, как коям

Алма кагы ясыйбыз.

Кирәк:

алма – 2,5 кг;

су – 0,5 стакан;

шикәр комы – 0,5 стакан.

Эш барышы

Алмаларны яхшылап юабыз. Һәрберсен дүрт өлешкә бүләбез. Аннары кәстрүлгә салып, өстенә су өстәп кайнатырга куябыз. Ярты сәгать кайнагач, уттан алабыз да бераз суытырга калдырабыз. Аннары блендер яки төйгеч ярдәмендә алманы изеп пюре ясыйбыз. Баллы как яратсагыз, ярты стакан шикәр комы салырга була. Табага ризык төрә торган пленка куябыз. Өстенә пюрены җәябез. Булачак какны духовкага куябыз. Утны сүрән генә итәбез, духовка ишеген бераз ачык калдырабыз. Как ун сәгатькә якын кибәргә тиеш. Вакыт-вакыт духовканы сүндереп алырга кирәк. Инде как әзер булгач, аны пленкадан алып рулон итеп төреп куябыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев