Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кыяр тозлауның өч ысулы

Җәй уртасы җиткәч, бакчабызда тырышып үстергән яшелчәләрне кышка әзерләү башлана.

Кыяр тозлар өчен хәзер менә дигән вакыт. Кыярлар матур, тәмле булып тозлансын өчен тырышырга кирәк. Кайчак никадәр зур хезмәт белән эшләгәннэн соң, агарып болганса кәеф китә...
Нәрсәдән шулай булганы да билгесез. Кыяр әче булганга, йодлы тоз кулланганга, кыярны яхшылап юмаганга яки банканы яхшы капламаганга дигән фикерләр бар. Үч иткәндәй, барлык пунктларны үтәгән очракта да, болганып куярга мөмкин.

Тозлаган кыярларыгыз болганмасын, атмасын дигән теләк белән берничә рецепт. Сез дә тозлап карагыз әле, хөрмәтле хуҗабикәләр. ⠀

Җырчы Гөлнара Габидуллинадан кыяр тозлау рецептын тәкъдим итәбез. Бу рецептны аңа сыйныфташы биргән булган.
1 литрлы банкага: 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 зонтик укроп, 2 тырнак сарымсак, 2 канәфер, 2 түгәрәк борыч, 1-2 аш кашыгы аш серкәсе. "Кыярларыбыз исән-сау торсын, атмасыннар, тәмле итеп ашарга язсын", - дигән җырчы. 

“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасының баш бухгалтеры Вәзирә ханым Чураевадан тиз тозлана торган кыяр рецепты. 
Өч литрлы кәстрүлнең төбенә укроп, чия, карлыган яфраклары, сарымсак салып башлары киселгән кыярларны тутырасың. Өстенә 2 аш кашыгы тоз салып кайнап чыккан су коярга. Өстенә капкач ябып, авыр әйбер белән бастырып куярга кирәк. 
Тозлы кыяр 10-12 сәгать эчендә әзер була.

Кетердәп торган итеп кыяр тозлау ысулы.

Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә калын боҗралы итеп туралган 1 кишер, 2 баш суган, 1 баш сарымсак, берәр керән, кара карлыган, чия, лавр яфрагы, бер укроп, исле кара борыч салына.

Аннан кыярны тезәбез, аның өстенә кайнап чыккан су салып, 15 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 чәй кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салып, кабат кайнатып чыгарабыз да кыярлы банкаларга бушатып, тимер капкач белән ябып куябыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев