Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Гөмбәдән шашлык

Гөмбә шашлыгы һәрчак хуш исле, сусыл һәм тәмле булып чыга.

Иттән ясаган шашлык бер читтә торсын. Гөмбәләрне ярты сәгатькә маринадка салып торырга һәм агач таякчыкларга (шпажкаларга) тезеп духовкада пешерергә генә кирәк.

Кирәк була:
Шампиньон гөмбәсе — 600 г,
Лимон согы — 2 аш кашыгы,
Соя соусы — 4 аш кашыгы,
Укроп - бер бәйләм,
Папика — 1 аш кашыгы,
Көнбагыш мае - 4 аш кашыгы,
Тәменчә тоз.

Эш барышы:
Гөмбәне яхшылап юыгыз. Чиста сөлгегә тезеп киптерегез.
Гөмбәләрне пакетка салыгыз һәм үсемлек мае, соя соусы, папика, тоз, лимон согы, шулай ук вакланган укроп өстәгез.
Пакетның авызын бәйләп яхшылап селкетегез дә 30 минутка калдырып торыгыз.
Агач шпажкаларны суда чылатыгыз. Маринадланган гөмбәләрне шпажкаларга тезәргә кирәк. Тезеп бетергәч, шпажкаларны табага яки противеньга урнаштырып 15 минутка 200 градуслы духовкада пешерегез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев