Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Алма кагы ясыйбызмы?

***

1 кг ачы алманы чистартып, ярты литр суда йомшарганчы пешереп алыгыз. Тимер челтәрле иләккә салып изегез. 

1 кг 400 г алма боткасына 1 кг шикәр комы кушыгыз. Табакка салып ут өстенә куегыз һәм мармелад кайнаткан вакыттагы кебек агач кашык белән болгаткалап торыгыз. Тәлинкәгә тамызып суытып карагыз. Әзер как желе куелыгында булырга тиеш. Ут өстеннән алыр алдыннан, әз генә лимон кислотасы кушып җибәрегез. Җылы какны тыгыз тукыма өстенә салып, өстен пергамент кәгазь белән каплагыз. Суынган какны кәсәкләргә бүлеп, шикәр комы сибегез. Ике катлап төреп куйгач, как шул шикәрне үзенә сеңдерә һәм тәмлерәк була. Какны төрле формада кисәргә мөмкин: түгәрәк сыман, ромбиклап, яфрак кебек һ.б. 

Әзер какны подносларга салып куегыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев